Русия думасы президентка Конституция мәхкәмәсе хөкемдарларын вазифасыннан алу рөхсәте бирде

Владимир Путин һәм Валерий Зорькин

Хөкемдарлар саны киметелә. Аларга Конституция мәхкәмәсе кабул иткән карар белән килешмәгәндә үз фикерләрен ачык белдереү тыелды. 

Русия думасы Конституция мәхкәмәсе турында канун өлгесен өченче, соңгы укылышта кабул итте. Документка ярашлы, хөкемдарлар саны 19дан 11гә кадәр кими. Президентка хөкемдарларны вазифасыннан алу турында Федерация шурасына күрсәтмә кертү хокукы бирелде.

Моннан тыш, хөкемдарларга, хезмәттәшләре кабул иткән карар белән килешмәсәләр, үзләренең аерым фикерләрен халыкка чыгару тыелды.

Канунга үзгәрешләр июльдә Конституциягә үзгәрешләр кертелгәннән соң мөмкин булды. Моңа кадәр хөкемдарны мәхкәмә күрсәтмәсе нигезендә генә вазифасыннан алып була иде. Моннан тыш, хөкемдарлар, мәхкәмә кабул иткән карарлар белән килешмәгән очракта, бу турыда матбугатта язып чыга ала иде.

1991 елда кабул ителгән канун нигезендә, “аерым фикер” мәхкәмә карары чыкканчы ук дөнья күрә алган. Ә инде 2001 елда “аерым фикер”ләрне елга алты тапкыр чыга торган “Конституция мәхкәмәсе хәбәрчесе” җыентыгында гына, анда да карарның үзе белән бергә генә чыгарырга рөхсәт ителде дип искәртә “Медиазона”.

1991-2017 елларда Конституция мәхкәмәсе хөкемдарлары “аерым фикер” белдерүгә хокукларыннан 360 тапкыр файдаланган. Кайбер очракларда аларның белдерүләре җәмгыятьтә киң күләмле фикер алышуларга китергән. Шундый очракларның берсе – хөкемдар Константин Арановский Русия Советлар берлегенең хокукый дәвамчысы булып тормый дип белдерүе. Арановский “Русия Федерациясе хокукта дәвам итми, ә үз биләмәләрендә кайчандыр канунсыз төзелгән дәүләтне алыштыра” дип белдерде.

Ул шулай ук чит ил кешеләренә Русиядә медиалар хуҗасы булуны тыю турында канунга да каршы чыкты. Ул әлеге канун илнең калган дөньядан изоляциясенә китерә диде.

2014 елда хөкемдар Владимир Ярославцев сәүдәгә корылмаган оешма (НКО) - ят агентлар турында канунга каршы чыккан иде. Ул әлеге канун иҗтимагый оешмаларның тигезсезлеген теркәп куя, НКО өчен “сәяси эшчәнлек” нәрсә икәнен төгәл аңлатмый дип белдергән иде. Ярославцев фикеренчә, “ят агент” термины үзе үк кеше абруе төшенчәсе белән ярашмый.

2017 елда Арановский һәм Ярославцев мәкхкәмәнең Русиягә ЮКОСның элеккеге хуҗаларына 1,8 миллиард евро акчасын кире кайтармаска рөхсәт итүенә каршы чыкты. Конституция мәхкәмәсе Страсбург мәхкәмәсе чыгарган карар Русия төп канунына каршы килә дип тапты.

Конституция мәхкәмәсе турында канун өлгесенең авторларының берсе депутат Павел Крашенников хөкемдарларның аерым фикер белдерергә хокукын тартып алуны мәхкәмәдә идеологик бәхәсләр урынсыз булуы белән аңлатты. Канун өлгесенең тагын бер авторы сенатор Андрей Клишас “хөкемдарларның Конституция мәхкәмәсе карарларын ачык рәвештә тәнкыйтьләве мәхкәмә хакимияте абруын төшерүгә китерә” дип белдерде.