Русия мәхкәмәсе өч кырымтатарга 42 ел төрмә җәзасы бирде

Курман районы "Хизб ут-Тәхрир эше" фигурантлары

Дондагы Ростовта хәрби мәхкәмә Кырымның Курман районы "Хизб ут-Тәхрир эше" фигурантларына хөкем карары чыгарды.

Дондагы Ростов шәһәрендә Русиянең көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсендә Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында торуда гаепләнүче өч кырымтатар хөкем ителде. Рустем Эмирусеиновка 17 ел, Арсен Абхаировка 13 ел, Эскендер Абдулганиевка 12 ел кырыс тәртипле колония җәзасы бирелде. Барысы да беренче ике елларын төрмәдә уздырырга тиеш була. Моңарчы сак астында торган вакытлары төрмәдә утыру вакыты итеп исәпләнәчәк. Бу турыда “Кырым теләктәшлеге” берләшмәсе хәбәр итте.

Кырымда мәхкәмә биналары янына 70ләп кырымтатар килеп, өсләренә бүген хөкем ителгән Арсен Абхаиров, Эскендер Абдулганиев, Рустем Эмирусеинов сурәтләре төшерелгән япмалар киеп торды. Япмаларга "Китап уку төрмә", "Безгә карата дәүләти җинаять кылына" дип язылган иде. Халык җыелган җиргә полиция һәм ОМОН килде. Алар яшь кырымтатар Эрфан Бекировны күп кешелек чара оештыруда гаепләп тоткарлаган.

Аңа кадәр 2 ноябрьдә Кырымнан Ростов шәһәренә мәхкәмәгә барырга чыккан кырымтатарларны Киреч күперендә полиция туктатып, җибәрмичә торган иде. Төнлә аларның документларын алып, 3 ноябрь иртән генә биргәннәр. Хокук яклаучы Лутфие Зудиева Крым.Реалиига сөйләгәнчә, машиналарда берничә йөз кырымтатар, шул исәптән олы яшьтәгеләр, хатын-кызлар булган. Алар Ростовка барып, мәхкәмә каршына баскан кырымтатарларга теләктәшлек белдерергә теләгән. Ләкин мәхкәмә беткәнче Ростовка барып өлгермәячәкләрен аңлагач, кире брылырга мәҗбүр булганнар. Аларның бер өлеше Кырымда мәхкәмә янына килгән диелә.

Дәүләт гаепләүчесе Рустем Эмирусеиновка 18 ел төрмә, 1,5 иреген чикләү, Арсен Абхаировка – 15 ел төрмә, Эскендер Абдулганиевка 16 ел төрмә җәзасы сораган иде.

Ростовтагы Донда урнашкан Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе Кырымның Курман (Красногвардейский) районындә яшәүчеләрдән торган "Хизб ут-Тәхрир эшен" 29 гыйнварда карый башлады.

2019 елның февралендә Русия куәт оешмалары Курман районы Буюк Онлар (Октябрьское) бистәсендә яшәүче кырымтатарлар йортларында тентү уздырды. Соңрак Рустем Эмирусеинов, Арсен Абхаиров, Эскендер Абдулганиевны Акмәчеттәге ФСБ идарәсенә алып киттеләр. Аларга карата Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләү белдерелде.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.