Байден Мичиганда җиңә, Трамп исә анда үзенең җиңүен белдерә

АКШ президентына намзәт, демократ Джо Байден

Президент булу өчен Байденга хәзер Аризона белән Невадада җиңү дә җитә.

Демократлардан АКШ президентына намзәт Джо Байден Мичиган штатында җиңү яулаган. Бу сайлау нәтиҗәләренә нык тәэсир иткән тибрәлүчән штатларның берсе.

NBC News һәм CNN мәгълүматынча, сайлау кәгазьләренең 99%-ын эшкәртүдән соң, Байден бу штатта 50,4% тавыш җыя, аның көндәше, хәзерге президент Дональд Трамп – 48%. Fox News башка саннар китерә: Байден – 50,5%, Трамп – 48%.

Мичиган штатында җиңү Джо Байденга 16 сайлаучы вәкиле тавышын бирә. 5 ноябрь иртәсенә, NBC News һәм CNN мәгълүматына күрә, Байден 253 сайлаучы вәкил тавышына ия. Fox News, аны Аризонада да җиңүче дип атап, Байденда 264 сайлаучы вәкил тавышы бар дип саный. Трампта исә 213 яки 214 тавыш бар, дип саный американ телеканаллар.

Бу хәбәргә җавап итеп Дональд Трамп үз твиттерында Мичиганда һәм тагын өч "тибрәлүчән" штатта үзен җиңүче дип санаганын игълан итте: Пенсильвания (20 сайлаучы вәкил тавышы), Төньяк Каролина (15 тавыш), Джорджия (16 тавыш). Әлеге штатларда әлегә бөтен тавышлар да саналмаган.

AP хәбәр иткәнчә, президент сайлавында җиңү өчен Джо Байденга тагын бер штатта җиңү җитә. Моңарчы Байден Висконсин штатында җиңү яулаган иде, анда ул 10 тавышка ия булды. Трамп әлеге төбәктә тавышларны яңадан санарга таләп итте. Аның сайлау алды штабы Пенсильвания, Мичиган һәм Джорджия тавыш санауны туктатыр өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

БУ ТЕМАГА: АКШта почта аша килгән тавышларны санау президент сайлау нәтиҗәсен кичектерә

3 ноябрь көнне АКШта президент сайлавы узды. Әлегә кадәр республикан президент Дональд Трампмы яки аның көндәше, демократ Джо Байденмы җиңәчәге билгеле түгел. Якынча 100 миллион сайлаучы коронавирус пандемиясе чорында тавыш бирү урынында чир йоктырудан куркып, почта аша тавыш бирде, ягъни сайлау бюллетеньнәрен почта аша җибәрде. Кайбер штатларда аларны санау әле дәвам итә.

АКШ сайлаучылары президентны турыдан туры түгел, ә Сайлау коллегиясендә тавыш бирәчәк вакилләр аша сайлый. Кайсы штаттан ничә вәкил булуы ул штатта яшәүче халык санына карап билгеләнә. Намзәт штатта җиңеп чыкса, Сайлау коллегиясендә ул штатның барлык вәкилләре дә шул җиңгән намзәт өчен тавыш бирә, ягъни намзәт ул штатта бирелгән тавышларның барысын да үзенә ала. Сайлауда җиңү өчен намзәткә 538 вәкилдән торган коллегиядә кимендә 270 тавыш җыярга кирәк.