Столбище мәктәбе мөдире укучы кызларга яулыктан йөрүне тыя

Архив фотосы

Мәктәп мөдире укучы кызлардан яулыкларын салуны таләп итә, риза булмасалар, “урыс” мәктәбеннән мөселман мәктәбенә күчәргә куша.

Татарстанның Лаеш районы Столбище авылы мәктәбендә җиденче сыйныфта укучы бер кызның әти-әнисе Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Алар балаларының белем алуга һәм шәхси тормыш кагылгысызлыгына хокуклары бозылуын белдерә.

Прокурор исеменә шикаятьтә укучы кызның әти-әнисе мәктәп мөдире Ирина Романованың балага яулыгын салуны таләп итеп басым ясаганын әйтә. Шикаятьтә (Азатлыкта күчермәсе бар) Романованың сүзләре китерелә: ул үзе җитәкләгән мәктәпкә яулыктан йөрү ярамаганын, ә моңарчы дәресләргә яулык киеп йөргән кызлар мөдир таләбе белән башка мәктәпләргә күчүен белдергән.

Моннан тыш 11 ноябрьдә сыйныф җитәкчесе һәм татар теле укытучысы кызны дәресләрдән соң алып калып, аның белән “аңлату эше” уздырган, бу мәктәптә яулыктан йөрергә ярамый дип аңлатканнар һәм балага психологик басым ясаганнар диелә.

Әтисе сүзләренә караганда, мәктәп мөдире сыйныф җитәкчесенә “урыс мәктәбендә яулыктан йөрү ярамавын” балага аңлатырга кушкан. Кыз яулыгын салмаса, аңа “мөселман мәктәбенә күчәргә туры киләчәк” дип белдергән.
Кызның әтисе әлеге таләпләр дини хокукларны кысу дип саный, шулай ук ул баланың Русия конституциясе гарантияли торган белем алу хокукы һәм шәхси тормыш кагылгысызлыгы хокукы да бозыла дип белдерә.

Укучы кызның ата-аналары мәнфәгатьләрен яклауга адвокат Руслан Нәгыев алынган.

Руслан Нәгыев

“Миңа Столбище мәктәбендә укучы кызларның берсенең әтисе мөрәҗәгать итте. Мәктәп мөдире кызыма дәресләргә яулык белән йөрүне тыя диде. Ул ханым укытучыларга күрсәтмә биргән, укытучылар баланың яулык салуын таләп итә. Моннан тыш, мөдир “мәктәптә мөселманнар күп иде, мин аларның бөтенесен дә мәктәптән китәргә мәҗбүр иттем”, дигән”, дип сөйләде Азатлыкка адвокат Руслан Нәгыев.

Адвокат сүзләренчә, алар шикаятьләрен республика прокуратурасына гына түгел, Лаеш районы мәгариф идарәсенә дә җибәргән. “Мин, адвокат буларак, бу Конституциядәге дин иреген һәм шәхси тормыш хокукын бозу дип саныйм. Русия Конституциясе шулай ук дәүләтнең балаларны тәрбияләүгә катышмавын да гарантияли, әгәр бу әйләнә-тирәдәгеләргә зыян китерми икән, ә кыз баланың башындагы яулыгы тирә-яктагы кешеләргә берничек тә зыян салмый. Аның ата-аналары башкаларны яулык бәйләргә мәҗбүр итми. Дин тотучылар дин тотмаучыларга үз тәртипләрен һәм киенү рәвешен көчләп такмый, һәм дингә ышанмаучылар да дини кешеләргә үз атеистик тәртипләрен көчләп тагарга тиеш түгел” дип сөйләде Нәгыев.

Нәгыев сөйләгәнчә, берничә ай элек Казан мәктәпләренең берсендә укучы кызның әти-әниләре дә аңа мөрәҗәгать иткән булган. “Ул вакытта безнең зарларыбызны ишеттеләр, Казан шәһәре башкарма комитетында безнең шикаятьләргә адекват җавап бирделәр, һәм башка мәктәпләрнең мөдирләре белән аңлату эше уздырдылар. Ләкин бу Казанда булды, ә Столбище мәктәбе Лаеш районына карый. Күрәсең, бу күрсәтмәләр районнарга барып җитмәгән” ди адвокат.

Нәгыев сүзләренчә, мөдирнең “күп мөселманнарны мәктәптән китәргә мәҗбүр иттем, ә китәргә теләмәгәннәр яулыкларын салды”, диюе аеруча борчу тудыра.

“Мин мондый хәлгә юл куярга ярамый дип саныйм. Бу белем алуга Конституция биргән хокукның бозылуы. Татар гаиләләрендәге балалар – башкалар кебек үк, Русия ватандашлары һәм белем алуга хокуклары бер. Һәм аларны беркем дә мәктәптән китәргә яки үз гореф-гадәтләреннән баш тартырга мәҗбүр итә алмый. Яулык бит ул татарларның традицион киеменең бер өлеше” диде адвокат.

Элегрәк Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Русиядә хиҗапны тыюларга ризасызлык белдергән иде. “Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертелде, ләкин мәгариф оешмалары җитәкчеләре алар белән танышып өлгермәгән, ахры. Белгәнебезчә, илебезнең төп канунында Аллаһ искә алына. Ягъни аның текстында күпмилләтле Россия җәмгыятенең иманлы булуы чагыла” дип язды мөфти.