Франциянең математиклар берләшмәсе Азат Мифтаховны яклап чыкты

Русиядә математикларның гомумкешелек хокуклары сакланырга тиеш диелә белдерүдә.

Франциянең математика галимнәре берләшмәсе Русиядә сак астында тотылучы математик, МДУ аспиранты Азат Мифтаховка теләктәшлек белдереп, аның гаделсез гаепләнүенә каршы чыкты.

“Франция математиклар берләшмәсе Русия математигы Азат Мифтаховның 2019 елның февраленнән бирле сак астында тотылуы уңаеннан тирән борчылуын белдерә” диелә мөрәҗәгатьтә.

Хатта шулай ук Азат Мифтаховның “Мемориал” хокук яклау оешмасы тарафыннан сәяси тоткын дип танылганы искәртелә.

“Мемориал билгеләп узганча, 2019 елның 1 февралендә МДУ аспиранты һәм сәяси активист Азат Мифтахов хокук саклау оешмалары тарафыннан тотып алынды, азаплауларга дучар ителде һәм шартлаткыч әзерләүдә гаепләнде. Бу гаепләүдән берничә көннән соң баш тарттылар. Азат Мифтахов иреккә җибәрелде, аннары яңадан кулга алынды һәм башка активистлар белән бергә сәяси фирка штабы бинасы тәрзәсен ватуда гаепләнде” дип яза Франция галимнәре.

Шуннан бирле мәхкәмә Азатның сак астында беренчел тотылу вакытын озайтып килә диелә. Азат Мифтаховның гаебен танымавы, процессның 2020 елның 8 июлендә башлануы турында да әйтелә.

“Француз һәм Русия математика мәктәпләре вәкилләре күп кенә уртак проектларда катнашуы сәбәпле, Русиядә математикларның гомумкешелек хокуклары үтәлүе һәм аларның канун белән якланган булуы мөһим” дип яза авторлар.

“Франция математиклар берләшмәсе математикларга карата кеше хокуклары үтәлүен яклый. Без Азат Мифтахов эшен күзәтеп барабыз һәм аның сак астында тотылу вакытында хокуклары якланган булуын таләп итәбез, шулай ук аның эшенең канунлы, гадел һәм үтә күренмәле рәвештә каралуы тәэмин ителүен таләп итәбез” дигән Франция математиклар берләшмәсе вәкилләре.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов "Бердәм Русия" офисының тәрәзәсен ваткан өчен экстремизмда гаепләнә. Азатның изоляторда утыруына 1,5 ел тулды.