Танылган футболчы Диего Марадона вафат

Диего Марадона, 1986 ел

FIFA сайтындагы тавыш бирүгә күрә, ул XX гасырның иң яхшы футболчысы санала.

60 яшендә Аргентинаның танылган футболчысы, тренер Диего Марадона вафат. Моны турында "Clarín" аргентин газеты хәбәр итә. Марадона вәкиле әлеге мәгълүматны раслаган.

Марадона үзенең Нордельт шәһәрендә урнашкан өендә бакыйлыкка күчкән диелә. Үлем сәбәбе әлегә төгәл ачыкланмаган, кайбер медиа чаралары футболчының йөрәге тибүдән туктаган дип яза. Ноябрь башында Марадона баш миенә операция кичергән.

Аргентинада футболчы үлеме сәбәпле өч көнлек матәм игълан ителгән.

Диего Армандо Марадона 1960 елда Аргентинаның Ланус шәһәрендә туа. Профессиональ футбол белән ул 12 яшендә шөгыльләнә башлый, "Архентинос Хуниорс" яшьләр такымында уйный. Үз гомерендә ул 6 футбол клубында уйный, "Бока Хуниорс" такымы белән Аргентина чемпионы була, "Наполи" такымында уйнап, Италия беренчелегендә ике тапкыр җиңә.

Аргентина милли такымында уйнап, Марадона 91 уенда катнаша, 34 гол кертә. 1986 елда ул ил такымы белән дөнья чемпионлыгына ирешә, турнирның иң яхшы уенчысы булып таныла.

1990 елларда наркотиклар куллану сәбәпле Марадона вакытлыча уеннардан читләштерелә, кокаин саклавы өчен ул ике елга шартлы хөкем ителә. Күпмедер вакыт дәвамында ул телевидениедә спорт комментаторы булып эшли, шуннан соң футболга тренер вазифасында кайта. 2010 елда ул җитәкләгән Аргентина такымы дөнья беренчелегенең чирек уенына кадәр барып җитә.

FIFA үз сайтында үткәргән сораштыруга күрә, ул XX гасырның иң яхшы футболчысы булып санала.

2018 елда Марадона Казанда да булган. Ул футбол дөнья беренчелегенең 1/8 уенына килгән булган.