Шагыйрь, прозаик Хәнәфи Бәдигый вафат

Хәнәфи Бәдигый

Әдип 79 яшендә, озакка сузылган авырудан соң дөньядан китте.

Казанда танылган язучы, журналист, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Хәнәфи Бәдигый вафат. Соңгы вакытларда ул каты авыру белән көрәшкән. Әдипкә 79 яшь була. Әлеге хәбәрне Татарстан Язучылар берлеге матбугат үзәге җиткерде.

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 28 ноябрьдә, Казанның Гаврилов урамында ул яшәгән йорт янында булачак. Әдип Арча районы Мөрәле авылы зиратына җирләнәчәк дип хәбәр ителә.

Хәнәфи Бәдигый (Канәфи Габделбәр улы Бадыйков) 1941 елның 13 гыйнварында Татарстанның Арча районы Мөрәле авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Кама Тамагы һәм Арча районы урта мәктәпләрендә мөдир була. 1981 елда КДУда аспирантурада укып, “Муса Җәлил поэзиясенең тел-стиль үзенчәлеге” темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Казан дәүләт педагогика университетында ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор хезмәтләрен, декан ярдәмчесе, декан, уку-укыту эшләре буенча проректор вазифаларын башкара, 1997 елдан Казан дәүләт консерваториясендә укыта.

Хәнәфи Бәдигый 2002 елда Русия язучылар берлегенә кабул ителә, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2016 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була, 2019 елда аңа Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелде.

Хәнәфи Бәдигый – актив язучы журналист, аның лирик һәм юмористик шигырьләре, поэмалары, очерк-хикәяләре, дистәләгән публицистик һәм фәнни мәкаләләре газета-журналларда, китап-җыентыкларда чыга. Сүзләрен һәм көен иҗат итеп, җырлар яза. “Абага чәчәге”(2001). “Күңел ялкыны” (2002), “Яшел чирәм” (2007), “Туган җир кешесе” (2014), “Дала бөркете” (2016) исемле китаплары дөнья күргән.