Русия президенты Уфаның 450 еллыгын уздыру турында фәрман имзалаган

Әлеге бәйрәмгә сылтап, Башкортстан башлыгы федераль үзәктән Уфаны төзекләндерү өчен ярдәмгә өмет итә.

Русия президенты Владимир Путин 2024 елда Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү турындагы фәрман имзалаган. Бу хакта 30 ноябрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров соөиаль челтәрләрдә хәбәр итте. Фәрманга ярашлы, өч ай дәвамында бәйрәмне оештыру комитеты булдырылырга тиеш. Оештыру комитетын Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Алексей Оверчук җитәкләяәчәк.

"Шулай итеп, республика башкаласының ярты меңъеллык диярлек юбилеена федераль дәрәҗә бирелә. Бу без Уфаны үзгәртергә, шул исәптән федераль үзәк ярдәмендә дә, аңа яңа сулыш бирергә һәм аны илнең терәк шәһәрләренең берсе итү мөмкинлеге алабыз дигән сүз", дигән Радий Хәбиров.

Рәсми тарихка караганда, Уфага 1574 елда Агыйдел белән Каридел елгасы кушылган урында тау башында нигез салына. Ул урында хәзер Беренче май мәйданы урнашкан, Дуслык монументы тора. Шәһәрнең гомум мәйданы 1,2 гектар, диварының озынлыгы 440 метр чамасы булган. Башта шәһәр Торатау, ә имән диварлар белән уратып алынгач, Имәнкала дип аталган. 1586 елдан Уфа калгасы дип атала башлый.

Шул ук вакытта 2000 еллар башында Уфаның рәсми аталучы яшеннән күпкә борынгырак шәһәр булуын исбат итү юнәлешендәге эшләр дә активлашып алды. 2004 елда Уфада алып барылган казыну эшләре җирендә төрле төбәкләрдән килгән галимнәр төркеме – экспертлар да эшләде. Алар биредә IV гасырда ук зур шәһәр булган икән дигән нәтиҗәгә килде. Археология белгечләре фикеренчә, бу тирәдә IV-XVI гасырларда Имәнкала дигән шәһәр торган.

Соңрак Башкорт галиме Нияз Мәҗитов ул вакыттагы Башкортстан президентны Рөстәм Хәмитовка борынгы шәһәрчек булуы фаразланган җирдән килеп чыккан табылдыкларны күрсәтеп, Уфага "кимендә 1,5 мең ел" дип әйткән иде. Әмма Уфаның борынгырак булуы исбатланып бетмәде.