Социологлар: русияләрнең иҗтимагый активлыгы үсә

Югары икътисад мәктәбе галимнәре русияләрнең үз-үзенә ышанычы арта баруын ачыклаган.

Русияләрнең сивил активлыгы үсә, кешеләр тормышта үз көчләренә ныграк ышана башлаган. Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) социологлары уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәткән.

2016 елда респондентларның 22 проценты үз тормышларын яхшы якка үзгәртә алуларына ышанган. Быел бу сан 30 процентка кадәр үскән.

Шул ук вакытта русияләрнең үзләре яшәгән шәһәрдә яки авылда эшләр торышына тәэсир итә алуына ышанычы да үсә икән. 2016 елда сигез процент моңа ышанычын белдерсә, 2020 елда 13 процент респондент бу фикерне әйткән.

Сораштыруа катнашучыларның 45 проценты эштә вазгыятькә тәэсир итә алам дигән, шул ук санда респондентлар йорт, ишегалдында хәлләрне үзгәртә алам дип белдергән. Өендә, гаиләсендә хәлләргә йогынты ясый алучы кешеләр 81 процент тәшкил иткән.

Экспертлар бу сораштыру нәтиҗәләре "тирәнтел" сивил җәмгыять үсеш алуы хакында сөйли дип саный. Шул ук вакытта русияләр дәүләткә карата таләпчәнрәк була башлаган. "Дәүләт безгә аз бирми, ләкин күбрәк таләп итәргә була" дип санаучылар 29 проценттан 34 проценка кадәр арткан.

"Тирәнтел халык" ("глубинный народ") төшенчәсен Русия президентының элеккеге ярдәмчесе Владислав Сурков кертеп җибәргән иде. "Тирәнтел халык" дип ул сәясәт белән кызыксынмый торган, сәяси чараларда катнашмый торган киңкүләм халык төркемен атады.