Казанда милли мәгариф турында сөйләшүгә хәбәрчеләрне кертмәделәр 

Казанда Кооператив институт бинасы

Татарстандагы югары уку йортлары ректорлары җыелып уку йортларында татар теле язмышы, милли мәгариф турында сөйләште, ләкин башланыр алдыннан журналистларны куып җибәрделәр.

8 декабрьдә Казан кооператив институты бинасында Татарстандагы югары уку йортлары ректорларының киңәшмәсе узды. Журналистларны ишек төбеннән кире бордылар, аларны әлеге чарага кертмәскә әмер булды, дип белдерде үзен Казан кооператив институтының Яшьләр сәясәте үзәге хезмәткәре дип таныштырган Роберт Стешенко. Гәрчә аларның күбесе алдан чакырылган булса да.

"Журналистларны кертмәскә куштылар, шуңа без аларны кире борабыз, монда бер журналист та юк", дип белдерде Роберт Стешенко. Ул шулай ук киңәшмәдә катнашачак укытучыларга залда видео төшерергә ярамаячагын, бу хакта кабат ачыклау кертергә кирәклеген дә әйтте.

Азатлыкка билгеле булганча, әлеге киңәшмәдә Татарстан Дәүләт шурасының Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Русия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева чыгыш ясарга тиеш иде. Үзара киңәшәсе мәсьәләләр арасында урта һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләрендә татар телен һәм әдәбиятын укыту практикасы, методикасы һәм технологияләреннән тыш, татар телен куллануны киңәйтәчәк программнарга грантлар турында тәкъдимнәр; белем бирү оешмалары арасында, Русиядән читтә дә татар телен саклауга юнәлдерелгән халыкара проектлар турында да пунктлар бар. Шулай ук билингваль һәм полилингваль мәгарифне үстерү, татар телен популярлаштыру, "саклау һәм гармонияле үстерү өчен инструментлар һәм чаралар" әзерләү турында да сөйләшмәкчеләр иде.