Хәбиров Башкортстанда телләрне саклау һәм үстерү грантларын 30 млн сумга арттыра

Радий Хәбиров

Моңарчы республика телләрен үстерү грантларына 50 миллион сум бүленә иде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Республиканың дәүләт телләрен һәм анда яшәүче халыкларның телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән яңа фәрманга кул куйды. 2021 елда телләрне үстерүгә караган чаралар өчен грант күләме 30 млн сумга арттырыла. 2018 елның гыйнварында мондый грантлар турында имзаланган беренче фәрманда телләр үсешенә ел саен 50 миллион сум акча бүлү күздә тотылган иде. Шулай итеп хәзер грантлар күләме 80 млн сум тәшкил итә. Ул акча башка төбәкләрдә дә башкорт теленең үсешенә тотылачак.

2019 елдан бирле Башкортстан башлыгы фәрманы белән 14 декабрьдә дәүләт дәрәҗәсендә Башкорт теле көне билгеләп үтелә. 14 декабрь – мәгърифәтче-шагыйрь Мифтахетдин Акулла туган көне. Дөнья башкорт корылтае 2016 елдан бирле Башкорт теле көнен уздырып килә. 2019 елның җәендә Уфада узган V Башкорт корылтаенда делегатлар Башкортстан башлыгына Башкорт теле көнен ел саен уздыруны тәкъдим итте, Хәбиров бу тәкъдимне хуплады. Шунда ук 2020 елны башкорт теле елы буларак игълан итәргә дә карар кылынды.

12 декабрь Уфада Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Татарлар Башкортстанда татар телен дәүләт теле итеп кабул итәргә чакырды. "1937 елдан алып Конституциядә татар һәм башкорт телләре рәсми статуска ия иде. Икесе бертигез булды. 1993 елдагы төп канунда татар теле статусын югалтты. Әмма бу статус кайтарылга тиеш", дип тәлап итә татарлар.