Сораштыру: ата-аналарның 53 проценты укучыларның белемдә моңарчы булмаганча артта калуын белдерде

Әмма мәктәпләр җитәкчелеге ата-аналар фикере белән килешми диелә.


Русиядә ата-аналарның яртысыннан күбрәге балаларының мәктәп програмын үзләштереп өлгермәүләрен белдерә. Моны "АктионОбразование" хезмәтләре төркеме сораштыру уздырып ачыклаган. Респондентларның 53 проценты балаларның моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә артта калуын әйткән. Бу турыда РБК яза.

Сораштыруда 3 меңнән артык кеше катнашкан. Алар арасында 1,6 мең мәктәп мөдире һәм аларның урынбасарлары, 1,4 мең ата-ана булган. Мәктәпләр җитәкчелеге ата-аналар фикере белән килешми диелә.

Мәктәп мөдирләренең 47 проценты быел балаларның белемнәрдә артта калу иң аз күләмдә дигән, 22 проценты үзе җитәкләгән мәктәптә балалар програмнан артта калмый дип белдергән. Ата-аналар арасында 29 проценты гына балаларының өлгерештә артта калуы бик аз күләмдә булыр дип өметләнә.

Мәктәп вәкилләренең 40 проценты ел саен җәйге каникуллардан соң уку нәтиҗәләре бераз начарая дип аңлаткан. Ата-аналарның күпчелеге балаларының укуда җитешмәүләре яз көне оештырылган дистанцион уку нәтиҗәсе дип саный. Бу рәвешле уку балаларның белемнәре кискен кимүгә китерде ди алар. Ата-аналарның һәр бишенчесе (20 процент) укытучыларның читтән торып белем бирүгә әзерлексез булганлыгын әйткән.

Көзен, Русиядә коронавирусның икенче дулкыны чорында мәктәпләрнең җиде проценты гына дистант тәртибенә күчерелде. Русиянең мәгариф һәм югары белем министры Валерий Фальков, югары уку йортларында дистанцион укытуга бәя биреп, гомумән алганда ул гадәти уку төреннән сыйфаты ягыннан түбәнрәк дип белдергән иде.

Яз көне COVID-19 эпидемиясе көчәю сәбәпле мәктәп балалары өйдән торып укуга күчерелде. Экспертлар укучыларның күбесендә (83,8 процент) начар психик күренешләр теркәде. Балалар күзләре аруга, кызаруына зарланды, санак артында озак эшләү сәбәпле гомумән арыганлык хисе кичерүен әйтте.