"Татнефть"нең нефть чыгаруы 12,7 процентка кимегән

"Татнефть" бинасы

Русиядә нефть табу ун ел элек булган дәрәҗәгә төшкән.

2020 елда Русия нефть һәм газ табу өлеше 8,6 процентка төшкән. Ул 512,7 млн тонна тәшкил иткән. Татарстанның икътисадый нигезен билгеләүче "Татнефть" ширкәте тагын да күбрәк югалтуларга дучар булган. Бу хакта Үзәк ягулык-энергетика диспетчер идарәсе мәгълүматларына нигезләнеп ТАСС яза.

Нефть табуны киметү ОПЕК+ килешүенә бәйле.

Халыкара финанс хисабы стандартлары китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 2020 елда "Татнефть"нең табигый байлыклар табу өлеше 12,7 процентка кимегән. Бу 26 млн тоннага азрак дигән сүз. Узган елның декабрендә әлеге күрсәткеч 13,4 процентка җиткән.

Ел башыннан Русиянең башка нефть ширкәтләренең, "Татнефть" белән чагыштырганда, югалтулары азрак булган. "Роснефть" - 9,8 процент, "Лукойл" - 10,6, "Сургутнефть" - 9,9 процентка азрак нефть тапкан.

Нәтиҗәдә, Русиядә нефть табу 10 ел элек булган дәрәҗәгә төшкән. 2010 елда ул 512,3 млн тонна тәшкил иткән.

2020 елның тугыз аена Татарстан бюджетына нефть химия тармагыннан күчүче түләүләр 39 процентка кимеде.

2021 елда "Татнефть" табышы тагын да кимергә мөмкин. Русия хөкүмәте быелдан үзле нефть чыгаруга ташламаларны бетерергә җыена. Моннан "Татнефть" ширкәте 40 миллиард сумга якын керемен югалтырга мөмкин.

Ел азагында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов нефть чыгаруга өстәмә керем салымы кертүне хупламавын белдерде. Ул федераль үзәк салым кертеп хата ясый, Мәскәү белән сөйләшүләр алып барабыз дип әйткән иде.