Төмән өлкәсе Вагай районы кешеләре урманнарны халыкка кайтаруны сорап имза җыя

Авыл халкы файдалана торган урман-җирләр бер-берсе белән бәйләнгән бер төркем кеше карамагына күчкән дип белдерә авторлар.

Төмән өлкәсе Вагай районынның Икенче Вагай, Бигеш, Көбәк авыллары кешеләре авыллар тирәсендәге урманның хосусый кулга төшеп, киртәләп алынуына каршы чыкты. Бу турыда авыл кешеләре исеменнән Янис Абдуллин язган петиция дөнья күрде. "Безнең урманыбызны урладылар" дип аталган мөрәҗәгать Русия президенты Владимир Путин исеменә язылган.

"Вагай районы халкы гомер-гомергә сунарчылык, балыкчылык, кыргый үсүче шифалы үләннәр җыю белән шөгыльләнә. Бу кәсеп халыкның күпчелеге өчен көн күрүнең бердәнбер чыганагы" дип яза Абдуллин.

БУ ТЕМАГА: Төмән өлкәсендә табигать нигъмәтләре җыеп яртышар миллион сум эшләүчеләр бар

Ләкин 2020 елның сентябрендә халыкка урманга ауга йөрүне тыйганнар. Ау кишәрлекләренә керә торган җирдә шлагбаумнар урнаштырылган.

Җирле халык җыелышында хәзер урманның Бородулин фамилияле кеше карамагына күчкәне билгеле булган. Әлеге ау кишәрлекләрен ул сунарчылык ресурсларын яңадан торгызу максатыннан аукционда сатып алган диелгән.

"Төмән өлкәсе губернаторының 2014 елның 7 июлендә чыккан карарына ярашлы, Вагай районы урман-җирләре табигый рәвештә торгызыла торган, моның өчен көч һәм акчалар таләп ителми торган урыннарга керә" дип искәртә автор. Әлеге карарга ярашлы, ау кишәрлекләренең 35 проценттан артыгы асаба халыклар өчен калдырылырга тиеш, ләкин безнең юлга киртәләр куйдылар, ди ул.

Автор урманнарны Бородулинга тапшыру вакытында кагыйдәләр үтәлмәвен дә әйтә. Аерым алганда, аукцион уздыру турында игъланнар чыкмаган, авыл җитәкчеләрен аукцион булачагы турында кисәтмәгәннәр һәм аның кирәклеге турында сорамаганнар. Бородулин, үзе белән бәйле төрле юридик затлар аша, дистәгә якын ау кишәрлегенә хуҗа икәнлеге дә ачыкланган.

"Төмән өлкәсенең 6400 дүрткел километр диярлек мәйданы бер төркем кеше тарафыннан биләп алынган. Бу фактлар ау җирләрен файдалануга бирүче һәм алучы затларның коррупция юллары белән баюы турында уйларга этәрә" диелә петициядә.

Вагай авылы халкы урманга керү юлларына киртәләр куюның канунилыгын тикшерүне, канунсыз уздырылган аукционнарны гамәлдән чыгаруны, яулап алынган урманнарны әсаба халыкларга кире кайтаруны сорый.

2010 елгы Җанисәп мәгълүматларына караганда, Вагай районы халкының 39,7 проценты татарлар.

2017 елда Вагай районының Усак авылы халкы Олы күл тыюлыгына да каршы чыккан иде. Халык тыюлык сылтавы белән күлебезне кемдер кулга төшерергә омтыла, балык тота алмабыз, мүк җиләге дә җыя алмабыз, өйләр дә сала алмабыз дип курыкты. Төмән өлкәсенең җир байлыклары һәм экология департаменты вәкиле "тыюлык мәсьәләсен бүтән күтәрми торачакбыз", дип белдерде.