"Кырым платформасы" җыены 23 августта узачак

Президент офисы тышкы эшләр министрлыгы белән берлектә дөнья илләре лидерларына чакырулар әзерли, саммит программы, аның концепциясен төзү бара.

Кырымны оккупациядән азат итү юнәлешендә эшләүче "Кырым платформасы" саммиты Киевта 2021 елның 23 августында узачак. Бу хакт Украина президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Жовква белдерде. Җыен Украина бәйсезлегенең 30 еллыгы чараларына туры китерелеп үткәреләчәк. Президент офисы тышкы эшләр министрлыгы белән берлектә дөнья илләре лидерларына чакырулар әзерли, саммит программы, аның концепциясен төзү бара диде Жовква.

"Без саммитны саммит өчен үткәрмибез, безгә Кырымны оккупациядән азат итү өчен конкрет карарларны расларга кирәк. Җыеннан соң Кырымны оккупациядән азат итүдә координацияләнгән халыкара чаралар булдыру мөһим", диде ул.

Украина президенты Владимир Зеленский чит ил лидерлары белән телефон сөйләшүләрендә аларны бу чараларда катнашырга чакыруын белдерде.

Украина Европа һәм Көнбатыш илләрен "Кырым платформасы"нда катнашырга чакыра. Бу яңа оеша барган халыкара мәйданчыкта Кырым, кырымтатарлар мәсьәләсе турында аерым сөйләшү күздә тотыла. Саммитта Балтыйк, Европа Шурасы илләре катнашырга әзерләнгәннәре билгеле.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана