Джо Байден АКШ президенты вазифасына керешү өчен Вашингтонга килде

Капитолий каршында "Байраклар басуы" инаугурациягә килә алмаячак 200 мең кеше символы.

Чәршәмбе АКШның 46нчы президентының инаугурациясе узарга тиеш.

АКШның сайланган президенты Джо Байден сишәмбе үзенең туган штаты Делавэрда хушлашу чыгышы ясады һәм 20 гыйнварда президент вазифасына керешер өчен Вашингтонга китте.

"Америка авазы" хәбәр итүенчә, Байденнар гаиләсенең халык белән хушлашу тантанасында Делавэр губернаторы Джон Кэрни булган.

Сайланган президент һәм булачак беренче леди сишәмбе Делавэрдагы Нью-Кастл һава аланыннан Мэрилендтагы "Эндрюс" хәрби базасына очкан, аннан Вашингтонга килгән. Чәршәмбе АКШның 46нчы президентының инаугурациясе узарга тиеш.

Associated Press белдерүенчә, Дональд Трамп инаугурациягә килмәячәк. Ак йорт Байден очкычы "Эндрюс" хәрби базасына очып төшкән минутларда Трампның хушлашу видеосы чыгарды. Трамп яңа идарәгә уңышлар теләде. Associated Press 20 минутлык чыгышында Трамп Байден исемен телгә алмады дип искәртә.