ТИҮгә "Татарстан" кунакханәсендә конференция уздырырга рөхсәт итмәделәр

Конференциягә җыела башлаган халыкка урынның үзгәртелүен әйттеләр

Татар иҗтимагый үзәгенә (ТИҮ) Казанның "Татарстан" кунакханәсендә конференция уздырырга рөхсәт итмәделәр.

Конференция Татарстан прокуратурасы Татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма дип танып ябуны сораганнан соң бүген узарга тиеш иде.

"Татарстан" кунакханәсе җитәкчелеге җыелыш көнендә генә иртәнге 10да конференция үткәрү мөмкинлеге булмау хакында хәбәр иткән. Сәбәбен кунакханәдә узучы ремонт эшләре белән аңлатканнар.

Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары ике сәгать эчендә яңа урын табып, конференцияне "Биләр" кунакханәсе конференцияләр залында уздырырга килеште.

Кичә, 22 гыйнварда Казанның Сәетгалиев урамындагы 3нче йортта урнашкан Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә (ТИҮ) мәхкәмә приставлары килеп компьютер техникасын тартып алды.

Атна башында Татарстан прокуратурасы республика Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Ул ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорый. Мәхкәмәдә беренче утырыш 24 февральгә билгеләнгән.