Уфада активист Урал Байбулатов ун тәүлеккә сак астына алынды

Сулда Урал Байбулатов

Мәхкәмә фикеренчә, Урал Байбулатов 23 гыйнвар көнне Уфада узган каршылык чарасында халыкны Хөкүмәт йортына барырга өндәгән һәм протест чараларын координацияләгән.

Бүген Уфаның Киров районы мәхкәмәсе 23 гыйнварда протест чарасында катнашкан яңа оешкан "Республика" иҗтимагый-сәяси хәрәкәт лидерларының берсе Урал Байбулатовны ун көнгә сак астына алу карарын чыгарды.

Социаль челтәрләрдә активист үзе әйтүенчә, аны канунсыз чара оештыру яки уздыруда гаепләгәннәр.

Активистны яклаган адвокат Ралиф Масалимов Idel.Реалиига әйтүенчә, мәхкәмә Урал Байбулатовны Салават Юлаев һәйкәле янында җыелган халыкны Хөкүмәт йортына барырга өндәгән һәм протест чараларын координацияләгән дип санаган.

"Мин мәхкәмәдә Русия Конституциясенең 31нче маддәсенә нигезләндем, ул ватандашларга тыныч һәм коралсыз җыелырга хокук бирә. Бу барлык кануннардан өстен булган илнең төп документы. Мин шулай ук үз фикеремне белдерү өчен конституцион хокукым барлыгын әйттем", - диде Урал Байбулатов.

Аның фикеренчә, мәхкәмә карары 31 гыйнварда булачак протест чараларында катнаша алмаслык итеп кабул ителгән.

Активист чәршәмбе кичендә полиция тарафыннан кулга алынды. Чәршәмбе иртәсендә полиция Байбулатовның өенә килде һәм алар белән Уфадагы 9нчы полиция бүлегенә баруны таләп итте. Ләкин, активист аңа чакыру җибәрүне таләп итте һәм ишекне ачмады. Кич белән аңа полициядән шалтыраталар һәм аны административ җаваплылык өчен кулга алынучылар тотыла торган махсус изоляторга бер көн элек кулга алынган активист Руслан Нуретдинов белән очрашу сылтавы белән чакыралар.

Байбулатов изоляторга килгәч, полиция аңа үзләре белән Уфадагы 9нчы полиция бүлегенә барырга куша һәм баш тарткан очракта көч куллану белән яный. Активист белән машинада аның балигъ булмаган балалары була. Алар бер сәгатьтән артык машинада үзләре генә утыра.

23 гыйнварда Русиянең йөздән артык шәһәрендә, шул исәптән Уфада да оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны яклап урам җыеннары узды.