Казандә куәт вәкилләре протестлар алдыннан активистлар өйләренә йөри

Казанда протест чарасы, 23 гыйнвар.

Күп очракта активистлар алар килгән вакытта өйдә булмаган, ә куәт оешмалары вәкилләре килүе турында туганнары яки күршеләре сөйләгән. 

Соңгы берничә көндә Казанда куәт оешмалары вәкилләре җирле активистлар теркәлгән фатирларга рейд оештырган. Кайберләренә берничә тапкыр килгәннәр.

Полиция яки прокуратура вәкилләре килүе турында активистлар Гөлназ Равилова, Ирина Никифирова, Екатерина Сафина, "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин, фирка вәкиле Елена Изотова хәбәр итте.

Куәт оешмалары хезмәткәрләре активистлар теркәлгән һәм яшәгән фатирлар адреслары буенча килгән, ләкин берсен дә очрата алмаган. Гөлназ Равилова сүзләренчә, 28 гыйнвар кич һәм бүген иртән берничә кеше аның әти-әнисе фатиры ишеген каккан. Ирина Никифирова хәбәр итүенчә, полиция соңгы өч көн дәвамында аның ишегенә шакыган. Бу хакта Никифировага күршесе сөйләгән. Елена Изотов сүзләренчә, аның кайда икәнлеген дә күршеләреннән сораштырганнар.

Активистларның кайберләре аларны полиция эзләгән дип белдерә, кайберләре прокуратура вәкилләре килгән ди.

Активистлар куәт оешмалары вәкилләренең бу гамәлләрен 23 гыйнварда узган протестлар һәм 31 гыйнварга планлаштырылган йөреш белән бәйли. Алар хакимиятләр килештерелмәгән урам җыеннарында катнашырга ярамаганлык турында кисәтү тапшырырга тели дип фаразлый.

  • 23 гыйнварда Навальныйны яклау протестларында 100 меңнән артык кеше катнашты. Навальный штабы 250 мең кеше чыккан иде дип белдерә. 3,5 мең кеше тоткарланды - бу Русяинең яңа тарихында рекордлы сан. Чаралар хакимиятләр белән килештерелмәгән иде. Алар 100дән артык шәһәрдә узды.