Миңнеханов Россотрудничество башлыгы белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Евгений Примаков һәм Рөстәм Миңнеханов.

Казанга ике көнлек эшлекле сәфәре кысаларында Примаков Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән дә очрашты. Россотрудничество оешмасы чит илләрдә Мәскәү сәясәтен алга сөрә.

Россотрудничество җитәкчесе Евгений Примаков Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Федераль агентлык вәкилләре Казанда ике көнлек сәфәргә килде.
Миңнеханов белән очрашу вакытында һуманитар хезмәттәшлекнең яңа формалары һәм эпидемия чорында ватандашлар белән элемтәләрне ныгыту турында сүз барды дип хәбәр итә Татарстан президенты матбугат хезмәте.

Миңнеханов Примаковны Татарстан республикасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан медаль белән бүләкләгән. Татарстан Россотрудничество ярдәме белән күп чаралар уздырды, шул исәптән БРИКС илләре туганлашкан шәһәрләр форумын, дип сөйләгән Миңнеханов.

2 февральдә Примаков Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән дә очрашты. "Мөхтәрәм кунакны татар гореф-гадәтләре буенча каршы алдылар: милли киемнәргә киенгән кызлар Россотрудничество җитәкчесен чәкчәк белән сыйлады" дип хәбәр итә конгрессның матбугат үзәге.

Примаков катнашында чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән онлайн-конференция дә уздырылган.

2014 елдан бирле Дөнья татар конгрессы чит илләрдәге татарлар белән эшчәнлеген Россотрудничество аша җәелдерә. 2016 елның ноябрендә Европа парламенты Россотрудничество эшчәнлеген пропаганда кулы буларак гаепләде. Элегрәк Азатлык конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакировка "Россотрудничество белән хезмәттәшлектә пропаганда коралына әйләнәсез дип шикләнмисезме?" дигән сорау юллаган иде.
Шакиров "бу фикер белән килешмәвен" белдерде, "безнең татар оешмалары, татар җәмгыятьләре чит илләрдә шундый югары дәрәҗәдәге проектларны алып бара икән, бу иң беренче чиратта, Татарстанны, татарны пропагандалау" дип акланды.

Россотрудничество - БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара һуманитар хезмәттәшлек агентлыгы 2008 елда барлыкка килде. Аның эшчәнлеге, аерым алганда "чит илләрдә Русияне объектив күзаллауны таратуга" юнәлгән диелә. Европада Мәскәү сәясәтен яклаучы Европа татарлары альянсы (АТА) үз чараларын дәүләт сәясәтен тормышка ашыручы Россотрудничество ярдәме белән оештырып килә.