Башкортстан җитәкчесе каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы, Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООВПиК) Башкортстан бүлеге җитәкчесе Эльза Мәүлимшина үзенең социаль челтәрләрендә "Зыя Камали утары" ачыкланган мәдәният мирасы объектына тарихи-мәдәни экспертиза уздыру өчен акча җыю турында игълан итте.
Тикшерүне Мәскәү белгечләре башкарачак. Моның өчен 120 мең сум таләп ителә.
Былтыр Уфаның Мәҗит Гафури урамы, 89 йорт адресында урнашкан бина дәүләт тарафыннан 19 гасыр ахыры-20 гасыр башы тарихи һәйкәле дип танылган иде. Шуңа карамастан, быел "Агыйдел" инвестиция-төзелеш ширкәте мөдире, Уфа шәһәре комитеты депутаты Филүс Ишбулатов бу урында күп катлы йортлар салырга ниятен белдерде. Җир кишәрлеген бүлү һәм планлаштыру өлгесе килештерелгән инде.
"Бары йорт кына мәдәни мирас объекты булып тора, ләкин аның тирәсендәге кишәрлек моңа керми" ди Эльза Мәүлимшина.
"Экспертиза бу йортның тарихи-мәдәни кыйммәтен билгеләү өчен кирәк. Аны йә ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегеннән чыгарырга, яки, эксперт бу йортның чыннан да тарихи әһәмияте бар дип тапса, аны Русия халыкларының мәдәни мирасы объектлары Бердәм реестрына кертәчәкләр. Шулай ук эксперт йортның саклау зонасын раслаячак, һәм бу урында беркем дә берни дә төзи алмаячак, чөнки бу һәйкәлгә зыян китерергә мөмкин" дип аңлатты Азатлыкка Эльза.
2020 елда күренекле татар галиме һәм мәгърифәтчесе, Галия мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның беренче ректоры Зыя Камалиның Уфадагы утары дәүләт тарафыннан тарихи һәйкәл дип танылган иде. Документка ярашлы, Зыя Камали утары 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башы тарихи истәлеге дип танылган.
Мәүлимшина сүзләренчә, карар кабул ителгәннән соң бер ел эчендә дәүләт тарафыннан тарихи-мәдәни экспертиза уздырылырга тиеш. Аны республика гына түгел, теләгән кеше дә уздыра ала. Зыя Камали йорты очрагында бу эшкә йорт язмышына битараф булмаган активистлар алынган.
Уфадагы Зыя Камали йорты үз вакытында күп кенә тарихи шәхесләр торуы белән данлыклы. Монда атаклы "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның ректоры Зыя Камали, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури, Салават Юлаев бүләге иясе, язучы Сәйфи Кудаш үз гаиләләре белән яшәгән.