Татарстан 2020 елда үлемнәр саны белән Идел буенда беренче урынга чыккан

Казанның 7нче хастаханәсендәге морг ишек төбе, 2020 елның 15 декабре.

Узган елда республикада 54,3 кеше үлгән, бу 2019 елга караганда 11,6 мең кешегә артык.

Татарстанда 2020 елда үлемнәр 27,1 процентка арткан. Былтыр республикада 54,3 кеше үлгән, бу 2019 елдагыдан 11,6 меңгә күбрәк дип хисап бирде Русия статистика идарәсе.

Русиядә үлемнәр саны 18 процентка арткан, ә Идел буе төбәкләрендә 22,1 процент үсеш теркәлгән. Бу күрсәткеч белән Татарстан Идел буе бүлгесендә беренче урында тора.

Росстат саннарынча, Татарстандагы үлемнәрнең бары 184 очрагында гына COVID-19 үлемгә китергән төп сәбәп дип табылган. Бары 29 очракта гына вирус расланган. Бу Идел буе төбәкләре арасында иң түбән күрсәткеч.

Башкортстанда 2020 елда 59,8 мең кеше үлгән, бу узган елдагыдан 10,6 мең кешегә артык. Үлемнәр саны 21,6 процентка арткан. 136 очракта үлемнең сәбәбе COVID-19 булган диелә.

Русия күләмендә 2020 елда 2 миллион 124,5 мең кеше үлгән. Бу 2019 елдан 324 мең кешегә артык. Әлеге очракларның яртысыннан артыгы коронавирус диагнозы куелган кешеләр диелә. 86 498 очракта COVID-19 үлемнең төп сәбәбе, тагын 17 470 очракта коронавирус диагнозы чирнең билгеләре нигезендә куелган, 13 524 кешедә коронавирус кешенең башка чирләренең азуына китергән, 44 937 очракта COVID-19 кешенең үлеменә берничек тә йогынты ясамаган диелә.

Декабрьдә Русиядә коронавирус белән чирләп 44,4 мең кеше үлгән – бу пандемия чорында иң зур сан. 25 980 очракта коронавирус үлемнең төп сәбәбе дип танылган.