ОВД-Инфо: Казанда митингтан соң тугыз кеше тоткарланган

Казандагы чара

Тоткарланучыларны 12нче полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Казанда, хакимият белән килештерелгән митинг тәмамлангач, полиция хезмәткәрләре берничә кешене тоткарлаган. Бу хакта OВД-Info хәбәр итә.

"ОВД-Инфо ботына Казандагы "тоткарлаулар һәм репрессия"ләргә каршы хакимият белән килешенгән митингта катнашкан тугыз кешене кулга алу турында мәгълүмат килде. Кулга алынганнар язуынча, аларга махсус чаралар - кул богаулары куллану белән яныйлар һәм кесә телефоннарын тартып алмакчы булалар, "диелә ОВД-Инфо хәбәрендә.

"Ветер" каналы шулай ук үзенең телеграм каналында хокук саклау оешмасы хезмәткәрләренең "Социаль альтернатива" активистларын тоткарлаулары турында хәбәр итә. Тугыз кешене 12 нче полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Казан Кирмәне янындагы мәйданда, шәһәр хакимияте белән килештерелгән митинг күптән түгел тәмамланды.

"Социаль альтернатива" активистлары анда катнашып, 5 мартта узачак хатын-кызлар каршылык чарасы турында язылган шигар күтәрде. Казан башкарма комитеты вәкилләре оештыручылардан һәм активистлардан аны алуны таләп итте, чөнки бу акция темасына туры килми дип аңлатылды. Башта активистлар моны эшләүдән баш тартты, ләкин соңрак алар оештыручылар белән бер фикергә килде - шигарнең 5 марттагы чара белән бәйле өлешен күренмәслек итеп ябыштырып куйды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!