"Агора" халыкара хокук яклау төркеменең "Челтәрдәге ирек" ("Сетевые свободы") проекты экспертлары шундый нәтиҗә ясаган.
Алар әзерләгән "2020 елда Интернет иреге: репрессияләрнең икенче дулкыны" дип аталган хисапта 2019 елда шундый 57 очрак булуы, 2020 елда исә бу сан 103кә җитүе әйтелә. Бу турыда Ведомости яза.
Көч куллану очраклары дигәндә хисап авторлары турыдан-туры һөҗүмнәрне дә, иминлегенә янау, милегенә зыян китерү, Интернетта мәгълүмат таратуны булдырмас өчен көч кулланып тоткарлауларны да күз алдында тота. 48 очракта медиа хезмәткәрләре зыян күргән, ә һөҗүм итүчеләр иң күп очракта хокук саклау органнары вәкилләре яки саклау оешмалары вәкилләре булган диелә.
Интернетта фикер белдергән өчен көч куллану яки янау очраклары ким дигәндә 21 төбәктә очраган. Көч куллану иң күп булган төбәкләр – Чечня, Мәскәү шәһәре һәм Хабаровски крае. Кайбер төбәкләрдә көч куллану системлы рәвештә бара диелә хисапта. Шундый очракларның берсе буларак "Медиазона" журналисты Давид Френкельгә һөҗүм мисал итеп китерелә. 30 июньдә Конституциягә үзгәрешләр турыда тавыш бирү чарасында журналистның кулы сындырылган. Фенкельгә административ штраф сукканнар, ә аңа һөҗүм иткән полиция хезмәткәре җавапка тартылмаган.
2020 елда "Агора" экспертлары Русиядә Интернет ирегенә тыкшынуның 275 532 очрагын теркәгән. Шуларның 99 проценты сайт һәм Интернет-ресурсларга керүне чикләү һәм төрле сәбәпләр белән мәгълүматны тыю белән бәйле булган. Челтәрдә эшчәнлеге өчен җинаять эше ачулар саны да арта ди хокук яклаучылар. Соңгы елда шундый очраклар 30 проценка күбәйгән. 2020 елда 289 очрак булса, 2019 елда ул 200 булган. Мәсәлән, "Полиция омбудсмены" проектына нигез салучы Владимир Воронцовка карата 14 җинаять эше ачылган.
Интернетта цензура көчәйтүгә сылтау итеп корнавирус пандемиясе кулланылган диелә. Җинаять эше ачу очракларының 23 проценты нәкъ менә коронавирус турында фейк тарату белән бәйле булган. Ким дигәндә 40 журналистка карата ялган яңалыклар тарату турында җинаять эше ачылган диелә хисапта.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!