Русия думасы милли мәктәпләр турында Башкортстан керткән канун өлгесен караячак

Башкортстан дәүләт җыены – Корылтай депутатлары "Мәгариф турында" федераль канунга "этномәдәни мәгариф оешмасы" термины кертүне тәкъдим итә.

Башкортстан дәүләт җыены – Корылтае депутатлары Русиянең "Мәгариф турыда" федераль канунына милли мәктәпләргә кагылышлы үзгәреш кертергә тәкъдим итә. Аерым алганда, канунга "этномәдәни мәгариф оешмасы" термины кертеп җибәреп, бу термин белән туган телләр өйрәнелә торган мәктәпләрне атарга тәкъдим ителә.

Канун проектына ярашлы, белем бирү теле (яки берничә тел) этномәдәни белем бирү оешмасының низамнамәсендә үк язып куелырга тиеш. Шул ук вакытта этномәдәни муниципаль белем бирү оешмаларын аерым бер район яки шәһәр территориясенә беркетмәскә дә тәкъдим ителә.

"Туган телдә белем бирүче оешманың билгеле бер территориягә беркетелүенең гамәли мәгънәсе юк. Канунга ярашлы, кеше белем бирү телен һәм өйрәнелә торган туган телне ирекле сайлау хокукына ия. Чынлыкта еш кына ата-аналар баланы милли мәктәпкә алып килә дә, аны укыту өчен башка телне сайлый. Мәктәп билгеле бер кыенлыклар белән очраша, чөнки кирәкле уку әсбаплары һәм укытучылар булмый. Әгәр этномәдәни мәктәп үзенең низамнамәсендә укыту телен язып куя икән һәм билгеле бер җирлеккә бәйле булмый икән, аның укучыларга сыйфатлы белем бирүгә мөмкинлекләре күбрәк булачак" дип аңлаткан Башкортстан дәүләт җыены – Корылтае җитәкчесе Константин Толкачев.

БУ ТЕМАГА: "Татар теленә каршы булсалар, бу мәктәпкә килмәсеннәр"

2017 елдан мәктәпләрлә туган телләрне мәҗбүри рәвештә укыту тыелды. Алар ата-ана гаризасы белән генә укытылырга тиеш. Былтыр Татарстанда һәм Башкортстанда полилингваль мәктәпләр барлыкка килә башлады. Аларда укыту башкорт, татар, инглиз һәм урыс телләрендә бара.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!