Һәлак булучылар арасында генерал Осман Эрбаш та бар.
Төркиянең Битлис төбәгендә боралак казасында 11 хәрби һәлак булган һәм өч кеше яраланган. Һәлак булучылар арасында генерал Осман Эрбаш та бар. Ул коры җир гаскәрләренең сигезенче корпусын җитәкләгән.
Беренчел мәгълүматларга караганда, казага начар һава шартлары яки боралакның ватык булуы сәбәп булырга мөмкин.
НАТО баш секретаре Йенс Столтенберг хәрбиләрнең үлеме белән бәйле Төркиягә кайгы уртаклашуын белдерде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!