Җиде ел аннекcия Кырымга ни бирде

Соңгы җиде елда Кырымда Русиянең гамәлләреннән ризасызлык арта бара.

Соңгы җиде елда кырымнарны иң борчыган нәрсә — гүзәл ярымутрау табигатен явызларча талау. Әмма тормыш-көнкүрештәге үзгәрешләр дә канагәтьсезлеккә сәбәп бирә.

Кырым күпере, һава аланы, "Таврида" юлы төзелешен Мәскәү Кырымдагы иң уңышлы проектлар буларак күрсәтеп торса да, аның бертуктаусыз бу пропагандасын узган айдагы карлы көннәр юкка чыгарды. Тавриданы да, күперне дә кар басып, юл хәрәкәте тулысынча туктап калды, йөзләрчә машина, рейс автобуслары тәүлек буе юлда кар эчендә батып калды, күп кенә казалар булды. Моның сәбәпләре гап-гади булуын Азатлыкка автобус йөртүчесе Александр сөйләде. Ул Русиядән китерелгән юл төзүчеләрне гаепли.

"Алар Кырымдагы шартларны белмичә, сорамыйча юл буенда ике яктан күп елларча үскән барлык агачларны кисеп саттылар, ә ул агачлар кышын юлны кардан саклый иде. Бу килмешәкләр, имеш, безгә юл төзегән икән. Ә без алардан трасса сорадыкмыни? Алар аны хәрби мәнфәгатьләрне күздә тотып төзеде. Бу юлда каза-өстендә каза.

Террор сүзен болар килгәннән соң ишетә-ишетә арыдым

Ә, беләсезме, башта алар тамыры белән чыгарылган агачлар урынына яңаларын утыртырга вәгдә иткән иде, ә хәзер инде бу хакта сүз дә юк. Аларның кануннары нигезендә федераль трассага 70 метрга якын агач утыртырга ярамый икән. Имеш, бу — террорчылыкка каршы көрәш таләпләре. Бәлки алар өчен ул агачларда террорчылар качып ятадыр инде? Мин монда туып үстем, ләкин террор сүзен болар килгәннән соң ишетә-ишетә арыдым. Террорга каршы дип, Акмәчеттәге автостанцияләрнең барысын да тимер коймалар белән уратып алдылар. Капка төпләрендә резин күзәкләр белән сакчылар тора, билетың булмаса, чыга да, керә дә алмыйсың. Украина заманында мондый нәрсә юк иде, ә алар Кырымда адым саен "террорчыларны" күрә. Террорчылар юк бездә, булмады да. Тик моны кемгә генә аңлатасың, безнең сүз әйтергә дә хакыбыз калмады.

Акмәчеттә автобус вокзалына керү капкасы

Керем юк, су юк, ләкин күпер бар, тик миңа аннан ни файдаБезнең элекке керемнәр дә юк хәзер, Русиядән соңгы елларда килгән ял итүчеләр элекеге елларга караганда ярлы, тиеннәрен саныйлар. Ә башка илләрдән килүче юк дәрәҗәдә. Элек поезд белән кайдан гына килми иделәр, поезддан төшәләр дә, мин эшләгән "Курортная" автовокзалына автобусларга йөгерә иделәр. Ә хәзер инде поездлар да йөрми. Төзелгән күпердән җәен бераз Мәскәүдән, Петербурдан йореп алдылар да, туктадылар. Керем юк, су юк, ләкин күпер бар, тик миңа аннан ни файда", ди Александр.

Белогорски янында юкка чыккан Сарысу елгасы урыны

Кырымда 2020 елда кискенләшә башлаган су кытлыгы да халыкны тирән борчуга салды. Моның бер сәбәбе корылык булса, икенче сәбәбе — Кырымдагы чишмәләрнең кибүе. Коңа Кырымдагы табигый байлыкларны соңгы елларда вәхшиләрчә талау китерде. Украина заманында, таш чыгару киметелеп, күп кенә карьерларның эшчәнлеге чикләнгән иде. Яңа хакимият исә "Таврида" трассасы нигезенә һәм башка төзелешләргә таш китерү өчен ул карьерларны 2014 елдан соң ныклап эшкә җикте. Көчле шартлатулар җир астындагы су юлларын томалады, чишмәләрдән су саклагычларга килгән сулар да юкка чыкты. Бу шартлатулар хакында Карасубазар янындагы бер авылда яшәүче Иван Блящук Азатлыкка өч ай элек сөйләгән иде.

Шул ук авылда яшәүче Михаил әфәнде Украина заманында карьер көндез икегә хәтле эшли, иде ә хәзер көне-төне машиналар туктамый йөри, шартлаулардан күрше авылларда йортларның диварлары ярыла, халык нишләргә белмичә интегә, кешеләр белән беркем дә исәпләшми, ди. Болай барса, Кырым буш, җансыз чүлгә әйләнер, ди ул.

Акмәчеттә су сату автоматы

Акмәчет халкы аш пешерү өчен суны да инде бер елдан артык сатып алырга мәҗбүр. Суның бер литры — биш сум, аны сату автоматлары Акмәчетнең төрле урыннарында һәм кайбер кибетләрдә урнаштырылды. Башта хакимият бушлай су тарату өчен урамнарда урнаштырган мичкәләрдә суда булмады, бераздан ул мичкәләр дә юкка чыкты.

"Без аш пешеру өчен суны сатып алабыз, ә краннан берничә сәгать дәвамында гына бирелгән су чиста түгел, исе дә бар, без аны башка ихтыҗларыбыз өчен җыеп кулланабыз. Украина заманында фатирларда салкын су да, җылы су да агып тора иде, ә хәзер...", дип кулын селтәп китте Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшкән хатыннар су автоматы яныннан.

Your browser doesn’t support HTML5

Кырым халкы сусызлыктан интегә

Кырымда курорт сезонында ял итүчеләрне үз йортында кабул иткәннәр дә, ял итүчеләр дә монда азык-төлек, тору урыны, такси кыйбат булуга, Русиядәге банк карталарын Кырым кибетләре, банкоматлар кабул итмәүгә, Кырымда Мәскәү бәяләре булуга зарлана. Кырымнарның керемнәре мәскәүнекеләрдән шактый түбән, алар шундый бәяләр белән ничек яши ала дигән сорауга җавап юк.

2014 елда Русия саклану министрлыгының "Кырымны кайтару өчен" медале белән бүләкләнгән Кырым стратегик тикшерүнуләр үзәге мөдире Ринат Шәймарданов кырымтатарлар белән бәйле мәсьәләләргә кагылып, Кырым хакимияте үзенең кырымтатарларга каршы булуын күрсәтеп тора, аларның кырымтатарларга каршы гамәлләренә кыйтгадан кайбер көчләрнең яшерен яклавы бар дип уйлыйм, ди.

Ринат Шаймарданов

"Узган еллар дәвамында "Репрессияләнгән халыкларны аклау турында канун"ның бер маддәсе дә Кырымда үтәлмәде. 2012-2013 елларда җирләрне канунлаштыру юнәлешендә башланган эшләр туктатылды, төзелгән кырымтатар йортлары 2018 елда хакимият фатихасы белән көч кулланып җимерелде.

Кырымда 2010 елда булган төрле дәрәҗәле 1300 кырымтатар депутатыннан 2014 елда 100 депутат калды.

Факт буларак, соңгы җиде елда кырымтатарларны Кырымның сәяси тормышыннан, хакимияттән, башка өлкәләрдән тулысынча диярлек читләштерделәр. Бу кырымтатар халкының Русия Кырымында җиде еллык яшәвенең аянычлы нәтиҗәсн", диде Русия медален алган Шәймәрданов Азатлыкка.

БУ ТЕМАГА: Кырымтатарлар җир өчен көрәшә


Шулай итеп, Русиянең Кырымда сүз иреген томалавына, матбугат чараларын контрольгә алуына, Русиядәге кануннарны Кырымда тагын да кырысрак рәвештә гамәлгә ашыруына, Русиядән китереп төрле вазифаларга утыртылган түрәләрнең җирле халыкны ачуландырган төрле гамәлләренә бәяләрнең үсеше, эш хаклары түбән булуы, тормыш шартлары авырлашу да өстәлеп, Кырымдагы төрле милләт вәкилләренең ризасызлыгын тагын да көчәйтә бара.

Форос бистәсендәге 200 еллык паркта Татарстанның "Ак Барс" хоккей базасын төзүгә каршы узган атнада булган протест чарасы да кырымнарның Русиягә кушылу эйфориясеннән айнуын, аларның чынбарлыкка ризасызлыгы өйдә, ашханәләрдә утырып сөйләшүләрдән урамнарга чыга башлавын күрсәтәдер.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!