КФУ татар халкы тарихы турында телевизион олимпиада оештыра

КФУ бинасы.

9-10 сыйныф укучылары арасындагы олимпиаданың җиңүчеләре КФУга кергәндә өстенлек алачак. Бәйге Русия күләмендә, Идел буе төбәге тарихы олимпиадасы буларак узачак.

Казан федераль университеты (КФУ) Татарстан мәдәният министрлыгы һәм "Яңа гасыр" телеканалы белән берлектә татар халкы тарихы турында телевизион олимпиада оештырачак. Бәйге киләсе уку елы башында башланыр дип көтелә дип яза "Татар-информ".

КФУның Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе деканы Айрат Ситдыйков сүзләренчә, олимпиада 9-10 сыйныф укучылары арасында үтә. Җиңүчеләр КФУга кергәндә өстенлекле хокукка ия булачак диелә.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов бу олимпиадада бөтен Русиядән балалар катнаша алуын, ул Идел буе тарихына багышланган олимпиада буларак уздырылачагын әйткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!