"Аэрофлот" халыкара очышлар 2024 елда гына тулысынча торгызылыр дип фаразлый

Пандемия хөкем сөргән 2020 елда "Аэрофлот" 96,5 млрд сумлык зыян күргән.

"Аэрофлот" һава ширкәте халыкара очышлар базары тулысынча 2024 елга, ә эчке очышлар - 2022 елга гына торгызылыр дип фаразлый. Бу хакта ширкәтнең баш мөдире Михаил Полубояринов белдерде.

"Халыкара базар турында сөйләгәндә, былтыр без ясаган фараз тормышка ашмый, ахры. Элекке дәрәҗәгә кайту әкрен бара — 2019 елгы күрсәткечләргә 2024 елдан да иртәрәк җитеп булмас", дигән ул "Россия 24" телеканалы эфирында.

Аның фикеренчә, эчке базар 2022 елга тулысынча торгызылырга мөмкин.

Пандемия хөкем сөргән 2020 елда "Аэрофлот" 96,5 млрд сумлык зыян күргән. 2015 елдан бирле ширкәтнең бу беренче тапкыр шундый тискәре нәтиҗәсе. Дөнья буйлап очышлар былтыр 65 процентка кимеде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!