Русия эчке эшләр министрлыгы илдәге чит ил ватандашларын исәпкә алып баручы бердәм мәгълүмат платформасы булдырырга җыена. Бу сайт аша мигрантлар дәүләт хезмәтләре ала алачак дип хәбәр ителә.
Сайтта чит ил ватандашының хокукый статусы, аның биометрия мәгълүматы, тору урыны һәм эш урыны турында мәгълүмат булачак.
Сайтта профиль булдырып, чит ил кешеләре дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алырга мөмкинлек ала, шулай ук килешү төзү, укуын раслау, салымнар түләү, рөхсәт кәгазьләренең вакыты тиздән тәмамлануы турында кисәтү алу һәм башка хезмәтләр дә шушы сайт аша күрсәтеләчәк диелә.
Элегрәк Русия эчке эшләр министрлыгы чит ил кешеләре һәм аларның эш бирүчеләрен электрон реестрларда теркәлергә бурычлы итүче канун өлгесе эзерли дип хәбәр ителгән иде. Ноябрьдә министрлык русияләр һәм чит ил ватандашларының биометрия мәгълүматын туплаган бердәм база булачагын белдерде. Бу биометрия мәгълүматы кешене аның йөзе сурәте һәм бармак битендәге рәсеме ярдәмендә шәхесен ачыкларга мөмкинлек бирә диелде.
Эчке эшләр министрлыгы саннарына карый, 2021 елның гыйнвар-февраль айларында Русиядә ике миллионга якын кеше миграция хисабына куелган. Бу узган елның шул ук айларына караганда ике тапкырга кимрәк.
2020 елда мигрантлар саны ике тапкыр кимегән – барысы 6 миллион 300 мең кеше булган, ә 2019 елда илдә уртача 9 дан алып 11 миллионга кадәр мигрант яшәгән һәм эшләгән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!