Татарстан хакимияте киләсе өч елда халык сәламәтлеге күрсәткечләре түбәнәюен фаразлый

2023 елга үлемнәр саны 2019 ел дәрәҗәсеннән югарырак булып калырга мөмкин диелә. Уртача гомер озынлыгы пандемиягә кадәр булган күрсәткечләргә ирешә алмаячак.

Татарстанда үлемнәр күрсәткечен 2023 елга кадәр яхшыртып булмас, үлемнәр саны 2019 елгыдан да югарырак дәрәҗәдә калыр дип фаразлый республика җитәкчелеге. Бу Татарстан министрлар кабинетының дәүләт биремендә күренә дип яза Коммерсант. Пандемия халыкның уртача гомер озынлыгына да тәэсир итәчәк дип көтелә. Әле бер ел элек кенә 2021 ел ахырына бу күрсәткеч 77 яшь чамасы булыр дип планлаштырылган. Ләкин, дәүләт биремендә әйтелгәнчә, хәзер гомер озынлыгы дүрт елга диярлек киметеп карала – 2021 ел ахырына ул 72,8 яшьтән дә артмас дип фаразлана.

2020 елда көтелгән гомер озынлыгы 72,28 яшь тәшкил иткән. Бу 2019 ел күрсәткеченнән сизелерлек кимрәк, чөнки ул елны көтелгән гомер озынлыгы 75,03 яшь булган. Бу күрсәткечкә киләсе өч елда ирешеп булмас дип фаразлый түрәләр. Документта 2022 ел ахырына көтелгән гомер озынлыгы 73,4 яшькәчә, 2023 елда – 73,95 яшькә кадәр үсәр дигән фараз китерелә. Пандемиягә кадәр бу саннар 75,98 (2020 елда), 76,71 (2021 елда) һәм 77,43 (2022 елда) тәшкил иткән булган.

Төбәктә көтелгән үлемнәр дәрәҗәсе дә моңарчы каралган фаразлардан югарырак булыр диелә. 2019 елда үлемнәр 100 мең кешегә 11 мең үлем тәшкил иткән. 2020 елда коронавирус пандемиясе сәбәпле бу күрсәткеч 13,9 мең кешегә җиткән. Кабмин документында әйтелгәнчә, алдагы өч елда үлемнәр күрсәткече кимер, әмма барыбер пандемиягә кадәр булганча төшә алмас. 2021 ел ахырына үлемнәр саны 100 мең кешегә 13,4 мең, 2022 елда - 13,2 мең, 2023 елда - 13 мең булыр дип көтелә.

Татарстанда, Чечня һәм Төньяк Кавказдагы кайбер төбәкләр белән беррәттән, 2020 елда гадәттәгедән арткан үлемнәр саны Русиядә иң зурларыннан берсе булган. 2020 елда Татарстанда 54,3 мең кеше үлгән, бу 2019 елга караганда 11,6 мең очракка күбрәк. Ул елны 42,7 мең кеше үлгән булган. Татарстанда үлемнәр саны артуы 27,1 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта Русиядә бу сан 18 процент, Идел буе федераль бүлгесендә – 22,1 процент тәшкил иткән. Әмма Татарстан COVID-19 йоктырулар ягыннан иң түбән күрсәткечләр биреп барды. 31 мартка республикада вирус якынча 20 мең кешедә табылган, бу республика халкының 0,5 проценты гына. Рәсми саннарга карый, коронавирустан 420 кеше үлгән.

БУ ТЕМАГА: Татарстан 2020 елда гадәттәгедән артык үлемнәр иң күп булган төбәкләр бишлегенә кергән

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов пандемия вакытында планлы медицина ярдәме күрсәтү кимеде, үлемнәр шуңа күрә артты дип аңлаткан иде. Президент сүзчесе Лилия Галимова республикада үлемнәр күрсәткечләре баштан ук шактый түбән булды дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!