Рамазан аенда гаилә тормышы, бала тәрбияләү
Your browser doesn’t support HTML5
13 апрель мөселман дөньясы Рамазан аена керә. Күп илләрдә бу уңайдан дәүләт дәрәҗәсендә әллә ни үзгәрешләр булмаса да, һәр мөселман гаиләсенә ул ниндидер яңалык, үзгәрешләр алып килә. Азатлыкның "Татарча подкаст"ында балалы гаиләләрдә Рамазан аеның ничек узуы, традицияләре, балаларны саваплы эшләргә җәлеп итү турында сөйләштек. Үз тәҗрибәләрен журналист, өч бала әнисе Сөмбел Вәлиди һәм Казан ислам институты мөгаллиме, сигез бала әнисе Миләүшә Зарипова уртаклашты.