Татарстан чит илгә чыга алмаучы туристларның килүенә өмет итә

Болгарда туристлар (архив фотосы)

Әлегә республика кунакханәләрендә бәяләр артмаган. Татарстан туристлар өчен күп төрле чаралар әзерли.

Русия Төркиягә очышларны туктату сәбәпле Татарстан рәсмиләре туристларның республикага килүенә өмет итә. Бу хакта бүген Татарстан туризм комитеты рәисе Сергей Иванов матбугат очрашуында белдерде.

"Чит илгә чыга алмаган туристлар Татарстанны сайлар дип өмет итәбез. Алар үз ялларын монда үткәрә ала. Без лаеклы дәрәҗәдә башка төр ял итү чаралары тәкъдим итә алырбыз дип уйлыйм", диде ул.

Төркиягә юллар ябылгач, Русиянең Краснодар краенда, Кырымда ял итү бәяләре артты. Татарстанда туристлар өчен хаклар әле күтәрелмәгән, ләкин рәсмиләр киләчәккә фараз ясап булмый ди.

"Бу тәкъдим-ихтыяҗдан торучы базар мәсьәләсе. Фараз ясавы авыр. Әлегә Татарстан кунакханәләрендә бәяләр 2019 елдагыча кала. Хәтта кайберләрендә бераз төшкән дә. Татарстанда кунакханәләрнең күп булуын исәпкә алсаң, бүген бәяләрне яраклы дип әйтергә була", диде Иванов.

Узган ел Татарстанга туристлар ике тапкыр азрак килгән. Быел республика түрәләре 2019 ел күрсәткеченә якынлашу максаты куелуын белдерде. Туристларны җәлеп итәр өчен Татарстанда туристик чаралар оештырырга җыеналар. 1 майда Болгарда "Чәк-чәй" дип аталган фестиваль узачак. Анда елның иң тәмле чәкчәк ризыгын сайлап алачаклар. Моны күзләрне каплап дегустация рәвешендә билгеләячәкләр. 3 июльдә Болгарда "Ага базар" дигән этно-мәдәни фестиваль узар дип көтелә. Урта гасыр чорында Болгарда булган базар оештырылачак. 14-15 августта "Бөек Болгар" Урта гасыр сугышчылары җыены узачак. Быел "1001 ләззәт" програмы нигезендә 10 районга сәфәр оештыру каралган.

2020 елда Казанга 1,7 миллион турист килгән, бу 2019 елгы күрсәткечтән 52 процентка кимрәк. Узган ел пандемия сәбәпле Татарстанда туристик агентлыкларның яртысы ябылган диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!