Эксперт: 2030 елга Русия халкы 3 миллионга кимергә мөмкин

Демографиядәге кризис, халык сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклау системындагы вазгыять кискен дип бәяләнгән

2030 елга Русия халкы өч миллионга кимергә мөмкин һәм бу "әле яхшы фараз". Бу хакта Русия думасында түгәрәк өстәл утырышында медицина фәннәре докторы Гүзәл Улумбәкова белдергән. Демографиядәге кризис, халык сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклау системы турында сөйләп, ул бу өлкәдәге вазгыятьне кискен дип бәяләгән. Бу хакта "Открытые медиа" хәбәр итә.

Тыңлауларда Улумбәкова 2020 елда халыкның табигый кимүе (туучылар һәм үлүчеләр саны аермасы) 700 мең тирәсе кеше тәшкил итте дип сөйләгән. Аның сүзләренчә, Росстатның уртача фаразларын исәпкә алганда, ел саен Русия халкы 530 меңгә кешегә кимеп барачак. Шул ук вакытта Русиягә ел саен 200 меңгә кадәр мөһаҗир килә ала. Димкә, табигый кимү 300 мең кеше тирәсе булачак.

Белгеч бүгенге көндә туучылар санының кимү темплары Советлар берлеге җимерелгәннән соңгы чор белән тәңгәл дигән. Улумбәкова бәяләвенчә, Русия үлемнәр санын 1990 елдагыча сакласа, халыкның хәзерге саны 13,5 миллионга күбрәк булыр иде. Ул шулай ук пандемия сәбәпле 2020 елда Русиядә үлемнәр 2019 ел белән чагыштырганда 18 процентка артыграк булуын искә төшерде.

Килеп туган вазгыятьнең сәбәпләрен Улумбәкова "сәламәтлек саклау өлкәсен озак вакытлар тиешенчә финансламауда" күрә. Хакимиятләрнең халык сәламәтлеге һәм табиблар хезмәт хакында экомияләргә теләве вазгыятьне начарайта гына. Бу проблем бигрәк тә сәламәтлек саклау өлкәсен оптимальләштерүдән соң сизелә башлады дип искәртте ул.

Мәсьәләне хәл итү өчен Улумбәкова сәламәтлек саклау өлкәсен финанслауны 2024 елга эчке тулай җитештерүнең (ВВП) биш процентына кадәр арттырырга һәм ел саны 520 миллиард сум өстәп барырга тәкъдим итте.

  • Росстат саннарына караганда, аннексияләнгән Кырымны да кертеп исәпләгәндә, Русиядә 2021 елның 1 гыйнварына 146,24 миллион кеше яши. Бу 2014 елдан башлап иң кече сан.
  • Шулай ук Росстат мәгълүматынча, узган елда илдә халык саны 500 мең кешегә кимегән. Халыкның шулай күпләп кимүе 15 ел элек булган

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!