Соңгы елларда Кытай Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары исемлегендә өскә күтәрелә башлады. 2017 ел нәтиҗәләренә караганда, Кытай республиканың 10 партнеры исемлегендә булса, 2020 елда ул бишлеккә керә. Татарстан белән Кытай мөнәбәсәтләре, Кытайның Мәскәү фатыйхасы белән Татарстанга керүе турында Idel.Реалии проекты махсус тикшерү чыгарды.
БУ ТЕМАГА: Москва тянет Казань под ПекинТатарстан "Волга-Янцзы" форматы хезмәттәшлегендә катнаша. Әлеге кысаларда Хунань, Сычуань, Аньхой һәм Чунцин төбәкләре белән килешүләр төзелгән.
Idel.Реалии Кытайның Татарстандагы бизнес оешмаларын һәм республиканың Кытай төбәкләре белән элемтәләрен тикшергән.
Пекинның Көнбатыш Төркестан асаба халыкларына, шул исәптән андагы татарларга карата алып барган сәясәте Казан Кирмәненә әллә ни борчу тудырмый.
Азатлык Кытай мөселманнарны тәрбияләү үзәкләре турында язганы бар. АКШ Дәүләт департаменты исәпләүләренә караганда, соңгы берничә елда әлеге лагерьларда ике миллионга якын кеше тотылган булырга мөмкин. Рәсми Пекин моны кире кага.
БУ ТЕМАГА: Кытайда "акылга утырту" сәясәте. Татарларга да керештеләрТатарстан белән Кытай хезмәттәшлеге һуманитар өлкәдә дә бара. Соңгы җиде елда Татарстанда Кытай студентлары саны арткан, Кытай теле республиканың кайбер мәктәпләрендә укытыла, бу предметтан БДИ тапшырып була, ә татар теленнән, мисал өчен, булмый.
2021 елда Татарстанда "Европа-Көнбатыш Кытай" халыкара транспорт коридорының бер өлеше булган М12 магистрале төзелә башлаячак. Татарстанның Лаеш районы халкы бу проектның алар авылларыннан узуына каршылык белдерә, ләкин югары тизлеклек юл идеясен тәнкыйтьләми.
Idel.Реалии шулай ук Татарстанда йөзләрне танучы систем кертелүенә дә игътибар итә. Моның өчен Татарстан Мәскәү кушуы белән кытай тәҗрибәсен өйрәнгән, проектны тормышка ашыру өчен кытай ширкәтләрен җәлеп иткән. Әйтик, бу эштә Hikvision ширкәте катнашкан. Ә бу ширкәт Синҗанга да йөзләрне танучы камералар сата.
Idel.Реалии 2020 елда видекүзәтү белән бәйле 17 дәүләткә сатып алу, килешүләр барлыгын ачыклаган. Барлыгы Татарстанда "Имин шәһәр" комплексы кысаларында 19 мең видеокамера эшли. Моннан тыш Русиядә кулланылган СКЗИ (мәгълүматны криптосаклау җиһазы) өчен микросхемалар Кытайда җитештерелә. Бу төр тахографлардан тыш яңа буын йөк машиналары йөри алмый.
Кытай проектлары медиа өлкәсендә дә урын ала. Бүгенге көндә Татарстанда ике Кытай телеканалы: урыс телле CGTN һәм урыс титрлары булган CCTV каналлары эшли. Икесе дә Кытай үзәк телевидениесенә карый. Youtube сайтында CGTN каналына 61 мең кеше язылган булса, CCTV каналын 1,18 млн кеше күзәтә. Бу медиа чаралары татарстаннарга Кытайның Синҗан өлкәсендә яшәүчеләрнең лагерьләрдә "тәрбияләве", "яңа һөнәр алу мөмкинлеген бирүе" турында сөйли.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!