Хакимият каршылыгына карамастан, якшәмбе көнне Баймакта активист һәм эколог Илдар Йомаголовны яклап игълан ителгән җыен үтте. Чараны уздыруга Баймак шәһәре үзәгендә кара кием һәм кара битлек кигән өч кешенең Йомаголовны биталар белән рәхимсез кыйнавы сәбәп булды. Шуны әйтергә кирәк, активистны шәһәр үзәгендә чат саен камералар торган полиция бүлеге бинасыннан йөз метр ераклыкта гына кыйнаганнар.
Бу хәл халыкта зур шау-шу тудырды, Илдар Йомаголов Урал арты проблемнарын даими игътибар үзәгендә тотты, алтын карьерларын талау проблемнарын ачып салды.
Башта җыен Баймак үзәгендә хакимият бинасы каршындагы үзәк мәйданда игълан ителде, ләкин Баймак хакимияте көтмәгәндә берничә көн кала ремонт эшләрен башлап җибәрде, ә җәмәгать эшлеклеләренең мөрәҗәгатендә хилафлыклар бар дигән сылтау белән аларга чара үткәрүгә рөхсәт бирмәде. Активистлар җыен урынын күчерде һәм аны Баймак шәһәре читендә уздырырга карар итте. Көнен һәм вакытын үзгәртмәделәр.
Җыен башланырга берничә көн кала Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре күренекле җәмәгать эшлеклеләре өйләренә килеп, рөхсәт ителмәгән чара вакытында экстремистик чыгышлар ясамау турында кисәтүләр ясады. Республика медиаларында, шул исәптән бәйсез мәгълүмат чараларында да җыелыш алдыннан бер көн алда чарада катнашучыларны тоткарлау, аннары 150 мең сум штрафка тарту көтелүе турында мәгълүмат чыкты.
Your browser doesn’t support HTML5
Шуңа да карамастан, мин дусларым белән, алар арасында Фаил Алчынов, Илнар Галин (икесе дә "Башкорт" оешмасы рәисе булган кешеләр) Уфадан иртәнге 8дә юл тоттык. Баймакка 14.00 сәгатьтә җыен башланганда килеп җиттек. Юлда безне полиция һәм гражданский киемдә торучы кешеләр туктатты һәм алар безнең машина йөртүче белән сөйләшкәндә без аңа иптәшкә бер дустыбызны калдырып, җыенга баручы башка машиналарга утырып имин генә барып җиттек. Безнең машина йөртүчене дә озак тоткарламаганнар һәм ул да шунда ук җыенга исән-сау килеп җитте.
Без килеп җиткәндә җыен булырга тиешле урынга 300дән артык кеше җыелган иде, калганнары әкренләп килә торды.
Дистәгә якын яшь егетләр аерым төркем булып басып тора иде. Алар барысы да диярлек битлек кигән һәм капюшон каплаулары белән аерылып торды. Соңрак аларның күбесе хакимият инициативасы белән күптән түгел төзелгән "Урал арты иҗтимагый инициативалар берлеге" оешмасы әгъзалары икәне билгеле булды. Аларга күрсәтмәләрне яшел курткалы, битлек һәм капюшон кигән кеше биреп торды. Соңыннан, полиция килгәч, алар машинасына утырганын күрдек һәм күрсәтмә бирүне инде ул аннан дәвам итте.
БУ ТЕМАГА: Башкортстанның Баймак районындагы җыенда халык активист Илдар Йомаголовка булган һөҗүмне тикшерүне таләп итәОчрашуга Башкортостанның күренекле җәмәгать эшлеклеләре һәм әйләнә-тирә мохитне саклау активистлары килде. Араларында "Яшел калкан" экологик оешмасы, "Башкортостан патриотлары" вәкилләре бар иде, Куштауны яклаган Ишимбай районында яшәүчеләр аерым автобус белән килеп җитте. Урал арты, Уфа, Стәрлетамак, Салават, Учалы, Сибайдан танылган активистлар күп килде.
Очрашу рәисе булып танылган җәмәгать эшлеклесе Таңсылу Аслаева сайланды. Җыенны Азамат Асылбаев ачты. Чыгыш ясаучылар бер-бер артлы чыгышлар ясады, алар арасында: "Башкортостан патриотлары" рәисе Сәгыйть Исмәгыйлов, Куштауны яклаучылар Фәрит Рәхмәтулов һәм Григорий Горовой, Баймак районының танылган аксакалы Илсур Ирназаров, "Яшел калкан" лидерлары Дмитрий Петров һәм Рәмис Теляпкулов бар иде.
Чыгыш ясаучылар ни өчен әле җинаять эше алып барылмый, ни өчен җәмәгать активисты кыйналгач тоткарлау планы игълан ителмәгән дигән сораулар яудырды. Бу эш республикада зур резонанс тудырды һәм ни өчен хакимият бу турыда эндәшми һәм булган вакыйгалар турында аңлатма бирми, диелде. Шунысын да әйтәсе килә, Башкортстан прокуроры Владимир Ведерников Илдар Йомаголовны кыйнау турында фикерен белдереп, тикшерү барышын шәхси контрольгә алырга вәгъдә биргән иде. Бу әлеге җинаять турында сөйләгән бердәнбер югары дәрәҗәле түрә булды. Хакимиятнең позициясе безгә әлегәчә билгеле түгел. Баркем дә эндәшми, бернәрсә дә булмаган кебек .
Шулай ук Илдар Йомаголовның хәле яхшырмавы (аның биталар белән ике аягы да сынган, берсе тезеннән үкчәсенә кадәр чәрдәкләнгән) турында әйттеләр һәм җирле медицина тиешле ярдәм күрсәтә алмау сәбәпле аны Уфага алып бару кирәклеге билгеләнде. Таңсылу Аслаева сүз алып, ни өчен бер көн алда Баймакта үз җыелышын оештырган Баймак район хакимияте башлыгы Фәнис Әминев һәм Башкортстан вице-премьеры Азат Бадранов бу чарага килмәде дип сорады.
Бер көн алда узган бу җыелыш турында да бераз сөйләп китәм. Ул көнне республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өчен җаваплы Башкортостан премьер-министры урынбасары Азат Бадранов көтмәгәндә Баймак районына килеп анда гражданнар җыелышымы яисә күчмә утырышмы үткәрде. Бу чарага якынча 30-50 кеше җыелды, аларның да күбесе шул ук "Урал арты иҗтимагый инициативалар берлеге" оешмасы әгъзалары булды.
Җыенның темасы Баймак районы табигатенә зыян китергән "Таналык" алтын казу җәмгыяте эшенә бәйле булды. Уфадан дәрәҗәле түрә Азат Бадранов, Баймак районы башлыгы Фәнис Әминев һәм Баймак прокуроры Азат Кәримов катнашуга карамастан, җирле халык, иҗтимагый активистлар һәм экологларның берсе дә җыелыш булачагын ишетмәгән.
Түрәләрнең, ниһаять, Башкортостан табигатенә карата вәхшиләрчә мөнәсәбәткә игътибар итә башлаулары, әлбәттә, яхшы, ләкин икенче көнне башка җыелышка җыелган җәмәгать эшлеклеләре ни өчен бу югары түрәләрнең әлеге җыенда катнашмаулары турындагы сорауны дөрес куела. Кыйналган Илдар Йомаголов бит шулай ук карьер проблемаларын күтәрде, ягъни уйлап карасаң, бер үк эш белән шөгыльләнделәр дип әйтергә мөмкин. Ләкин республика һәм җирле хакимият аңа карата бөтенләй битараф. Ә бәлки Бадранов оештырган бу җыелыш спектакль генә булгандыр?
Таңсылу Аслаева бу сорауларның барысын да бирә башлагач, "Урал арты иҗтимагый инициативалар берлеге" оешмасы егетләре шунда ук кычкыра башладылар һәм чыгышны өзәргә тырыштылар, үзләренә сүз бирүне таләп иттеләр һәм киләсе чыгыш ясаучыларны да бүлдереп тордылар. Җыенны оештыручылар провокаторларны туктату өчен полициягә мөрәҗәгать итәргә тырыштылар, ни гаҗәп, ул вакытта якында бер генә полиция вәкиле дә булмады. Бары азакта гына бер полиция машинасы килде.
Җыен резолюция кабул итү белән тәмамланды, катнашучылар җәмәгать эшлеклесе Илдар Йомаголовка каршы кылынган җинаятьне җентекләп тикшерүне, сәяси тоткыннар Айрат Дилмөхәммәтов, Рамилә Сәетованы азат итүне, Кырмыскалы эше кысаларында эзәрлекләүне туктатуны һәм кулга алынганнарны азат итүне, шулай ук "Башкорт" оешмасының элеккеге лидерларын Фаил Алчынов, Илнар Галин һәм Руслан Габбасовны эзәрлекләүләрне туктатуны таләп иттеләр. Моннан тыш аерым пункт белән җир асты байлыкларын халыкка кайтару һәм тау эшкәртү сәнәгатен дәүләтнеке итү таләбен куйдылар.
Резолюциядә җирле мәсьәләләр дә күтәрелде. Катнашучылар "Таналык", "Графское", "Султановское", "Семеновский рудник" оешмасы һәм Темәс авылы янындагы таш чыгару карьерының табигый ресурсларны талауларын һәм экология канун нормалары бозуны тикшерүне һәм гаеплеләрне җавапка тарту кирәклеген әйттеләр.
Җыен тәмамлангач, җыелган халык Башкортстан байрагы белән традицион флешмоб үткәрделәр. Флешмобтан соң барлык теләүчеләр Илдар Йомаголов янына хастаханәгә киттеләр һәм хәтта кайберләре аның белән тәрәзә аша сөйләштеләр.
Флешмоб экологик проблемнарның актуальлеген югалтмаганын тагын бер кат күрсәтте. Киресенчә, экоактивистлар ярдәмендә республикада экологик проблемлы яңа урыннар ачыклана башлады. Республика җәмәгатьчелеге активистларга карата барган басымга түзәргә җыенмавын һәм бу мәсьәләдә берләшеп эшләячәген һәм чиста мохиткә кануни хокукларын яклаячагын күрсәтте.
Руслан Габбасов
җәмәгать эшлеклесе, активист
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!