Мәскәүдә "будка эше" нигезендә өч активистның иреген чикләү карарлары чыкты

Ольга Мисик

Алар Мәскәүдә Баш прокуратура бинасы янындагы будкага буяу агызганнар һәм плакат ябыштырганнар иде.

Мәскәүдә мәхкәмә "Бессрочный протест" активистларының ирекләрен чикләү карарлары чыгарды. Аларны вандализмда гаепле дип таныдылар. 2020 елда активистлар "Новое величие" эше нигезендә гаепләнүчеләрне яклау чарасында Мәскәүдә Баш прокуратура бинасы янындагы будкага буяу агызганнар һәм плакат ябыштырганнар иде. Сөйләм телендә бу эшне "федераль дәрәҗәдәге будка" эше дип атап йөрттеләр.

Игорь Башаримов һәм Иван Воробьевскийга 1 ел да 9 ай, Ольга Мисикка - ике ел ирекләреннән чикләү карары чыкты. Аларга төнлә өйләреннән чыгу, теркәлгән шәһәрләреннән чыгып йөрү тыела.

Активистлар 2020 елның августында тоткарланды. Алар будкага буяу агызуларын кире какмый, ләкин моны вандализм дип атап булмый, чөнки зыян салынмады дип саный.

Ольга Мисик - Мәскәү дәүләт университеты студенты. Ул 2019 елда Мәскәү шәһәре думасына сайлаулар белән бәйле вакыйгалардан соң танылды. Ул вакытта аңа 17 яшь иде, Мисик протестка чыгучыларны куган полиция хезмәткәрләренә Конституцияне кычкырып укып торды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!