Башкортстанда балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә чыгарылыш чараларына ата-аналарны коронавирустан вакцина ясату турында яки канында антитәнчекләр булуы хакында белешмә белән генә кертәчәкләр. Бу турыда республика җитәкчесе Радий Хәбиров имзалаган боерыкка кертелгән үзгәрешләрдә әйтелә.
Ата-аналар бәйрәмнәргә паспорт һәм белешмәләр белән генә керә ала. Бу COVID-19 вакцинасы ясату турында таныклык, вакцинаның беренче өлеше ясатылуы хакында белешмә, яки коронавируска антитәнчекләрнең ике берәмлектән дә югары булуы хакында белешмә булырга мөмкин, мондый белешмә чарага кала бер ай эчендә алынган булуы шарт. Бу документлар булмаса, COVID-19ка каршы вакцинация ярамавы турында табиб белешмәсе булуы таләп ителә.
Хәбиров боерыгына кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, балалар бакчалары, мәктәпләр, көллиятләр, өстәмә белем бирү оешмаларына республикада һәм аннан читтә ял итү урыннарына чыгу рөхсәт ителә. Чатырларда ял итү аланнары да эшли ала, алар санитар-эпидемиология таләпләрен үтәргә тиеш.
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларына узу рөхсәт кәгазе белән генә була ала диелә.
Шул ук вакытта Башкортстан хакимияте халыкны коронавирустан вакцина ясарга кызыксындыру өчен акчалы отыш уены уздыра. 14 майдан 20 майга кадәр вакцина ясаткан кешеләр фатир яки кыйммәтле смартфон оту мөмкинлеге ала диелә. Отыш уены 23 майда "Вся Уфа" телеканалы туры эфирында күрсәтеләчәк.
14 майга Башкортстанда 37 меңгә якын кешедә COVID-19 раслаган, диелә Русия рәсми сайтында. Чирне йоктыручыларның тәүлеклек саны берничә атна дәвамында 100 кеше тирәсе тора. Узган тәүлектә 89 кешегә шундый диагноз куелган. 1878 кеше бу чир белән көрәшә, коронавирус 483 кешенең гомерен өзгән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!