Кытайның беренче галәм җиһазы Марска төшеп утырды

АКШ һәм Советлар берлегеннән соң Кытай Марска барып җиткән өченче ил булып тора.

Кытайның "Тяньвэн-1" галәм җиһазы Марска уңышлы утырган. Бу хакта Кытай милли галәм идарәсе хәбәр итә.

Җиһаз Казан вакыты белән 02:18дә Марсның төньяк ярымшарында урнашкан Утопия тигезлегендә утырган. Планетага утыру тулысынча автоматик режимда узган.

"Тяньвэн-1" галәм җиһазы Җир шарыннан 2020 елның июлендә җибәрелгән булган. Марс әйләнәсенә ул февраль аенда чыккан, шуннан соң ике айдан артык вакыт утыру өчен мөмкин булган урыннар эзләгән.

Якын арада җиһаздан "Чжучжун" планета гизгече чыгачак, ул планета өслегендә тикшеренүләр үткәрә башлаячак. Гизгеч сәгатенә 200 метр тизлеге белән хәрәкәт итә алачак. Ул Марстагы санауда 90 тәүлек (Марстагы тәүлек Җир шары тәүлегеннән аерыла - ред.) хезмәт итә алачак, дип көтелә.

Кытай өчен бу башка планетага зонд утыртуның беренче очрагы. Кытай АКШ һәм Советлар берлегеннән соң Марс өслегендә җиһаз утырта алган өченче ил булып тора.

БУ ТЕМАГА: Кытай Марска беренче планета-ара станция җибәрде

2020 елның июлендә Марска АКШ та "Perseverance" гизгечен җибәргән иде. Ул планета өслегенә февраль аенда уңышлы утырган. "Perseverance" Кызыл планетада борынгы тереклек формалары эзләрен эзләячәк. Шулай ук ул планета туфрагы үрнәкләрен Җиргә алып кайтыр дип көтелә.

Якынча шул ук вакытта Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә Кызыл планетага миссия юллады. Al Amal ("Өмет") дип аталган җиһаз Япония ракетына тагып җибәрелде. Бу җайланма Марстагы климатны, планета һавасын һәм ел фасыллары алышынуын өйрәнә.

Февраль башында Роскосмос Марс һавасында хлороводород табылуын хәбәр итте. Кайбер аналитиклар моны АКШ һәм Кытайның Марсны үзләштерүдә уңышларына җавап итеп Русиянең дә берәр фәнни казанышын күрсәтергә теләве дип фаразлады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!