Украинаның популяр радиосында кырымтатар телендә тапшырулар башлана

"Українське радіо.Крим" дип аталган тапшырулар тупламын бөтен Украинада һәм Кырым ярымутравында тыңлап булачак.

17 майдан Украинада "Українське радіо.Крим" мәгълүмат проекты эшли башлый. Бу турыда "Українське радіо" хәбәр итә.

Проектның тапшырулары атнаның биш көнендә, дүшәмбедән җомгага кадәр чыгып барачак. Эфир вакыты кичен 19:10 сәгатьтән 20:00гә кадәр булачак. Проект кысаларында Украинада беренче һәм бердәнбер кырымтатр телендәге радиопрограм чыга башлый. KEÇ GECE SHOW (Кичке шоу) дип аталган мәгълүмати-күңел ачу програмы һәр җомга 50 минут дәвамында барачак. Бу тапшыруны танылган кырымтатар журналисты Муслим Умеров алып барачак диелә.

"Проект кысаларында иң горурланган әйберебез – кырымтатар телендә беренче програм. Элек аерым програмнар интернетта гына чыгып килә иде. Бу тапшыру – илкүләм радиоэфирда тулы канлы кырымтатар телендәге тапшыру булачак. Бу бер үк вакытта күңел ачу, мәгърифәт тарату програмы да булып тора, ток-шоу элементлары да булачак. Шул рәвешле без кырымтатар темасын бөтен Украина мәгълүмат контекстына кертәбез. Бу бүген Украинаның төрле өлешләрендә яшәүче кырымтатарлар өчен бик мөһим" дип сөйләгән Украина Илкүләм иҗтимагый телерадиоширкәтенең радио өчен җавап бирүче җитәкчесе Дмитрий Хоркин.

KEÇ GECE SHOW програмында музыка, күңел ачу белән беррәттән җитди темалар да күтәреләчәк диелә. 21 майда эфир кунаклары Украинаның кырымтатар сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Рефат Чубаров һәм актер, сценарист, стендап-комик Сулейман Умеров булачак.

Тапшыру видеога төшерелеп, "Українське радіо"ның youtube-каналында чыгып барачак. "Українське радіо.Крим" тапшыруларын радио сайтында аерым бүлектә тыңлап булачак диелә.

Кырымтатар телендәге тапшыруны Украина көньягында һәм Кырым ярымтравының бер өлешендә 100,7 FM ешлыгында тыңлап була, шулай ук алар урта дулкыннарда 549 АМ ешлыгында чыгачак. Кырымның авылларын 100 процентка, шәһәрләрен 95 процентка һәм кичке вакытта Украинаның бөтен җирлеген диярлек колачлаячак диелә.

Украинада кырымтатарлар телендә тапшырулар шулай ук бәйсез ATR телеканалында чыгып килә. Ул Кырым аннексиясеннән Акмәчеттән Киевка күчәргә мәҗбүр булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!