Радий Хәбиров "ЛНР" хакимиятенә ярдәм күрсәтергә җыена

Радий Хәбиров

Радий Хәбиров

Башкортстан җитәкчесе үзләрен республика дип игълан иткән Луһански һәм Донецки төбәкләрендә булып кайткан иде

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров республика хөкүмәте башлыгына "ЛНР" төбәгенә ярдәм күрсәтергә күрсәтмә биргән. Бу турыда Хәбиров хөкүмәттә оператив киңәшмә вакытында белдерде. Аның сүзләренчә, "ЛНР" җитәкчеләре "бер төркем сорау" күтәргән, һәм Хәбиров аларны Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров белән "аерым эшлп чыгарга" ниятли. Нинди сораулар күздә тотылганы әйтелми.

Аннан алда Башкортстан рәсми вәкилләре үзләрен республика дип игълан иткән Луһански һәм Донецки төбәкләрендә булып кайткан иде. Сәфәр бу төбәкләрнең Украинадан бәйсезлегенең җиде еллыгын бәйрәм итү уңаеннан башкарылды диелде. Башкортстан түрәләре Петровское шәһәрендә 112нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңлегали Шәйморатов җирләнгән урынга чәчәкләр салган.

"Бу урынны бик яхшы карап торалар, мондагы халык хәтта генерал һәлак булган урында мәйданчык та ясаган. Генерал Шәйморатов исемен йөрткән мәктәптә булдык. Бу исем бирелгәнгә биш ел узды. Анда безнең сугышчылар истәлеген бик кадерләп саклыйлар. Моның өчен Донбасс кешеләренә зур рәхмәт" дигән Хәбиров.

  • Русия "ДНР" һәм "ЛНР" төбәкләренең Украинадан бәйсезлеген рәсми танымады, ләкин бу җирләрдә әйләнештә булган кайбер бүгенге документларны легитим дип саный. Бу республикаларының халыкара-хокукый статусын БМОга керүче бер ил дә танымады.
  • 2019 елда Дөнья башкорт корылтае кысаларында узган "Торатау" җыенына" Украинаның Русия яклы фетнәчеләр "Донецки халык республикасы" дип атаган төбәге башлыгы Денис Пушилин килгән иде. Радий Хәбиров аның белән фотога төшеп, Facebook-ка элде. "Шушы батыр егетны, Донбас халыклары лидерын... мин кадерле кунак буларак кабул итәм", дип язды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!