Русиядә корал тоту рөхсәте алуны кырыслатучы канун өлгесе думага кертелә

Канун өлгесенә ярашлы, медицина тикшерүен бары тик дәүләт һәм муниципаль сырхауханәләрендә генә узарга ярый, аңа химик-токсикологик тикшерү дә, психологик тест та керәчәк.

17 майда депутатлар Русия думасына корал тоту рөхсәтен алу тәртибен кырыслатучы канун өлгесе кертәчәк. Ул медицина тикшерүе белән бәйле булачак диде думаның мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр комитеты рәисе Александр Хинштейн Telegram-каналында.

Документ "Корал турында" федераль канунга "корал тоту өчен медицина ягыннан каршылыклар" дигән төшенчә кертеләчәк. Мондый каршылыкларның исемлеген хөкүмәт билгеләячәк. "Медицина тикшерүе узмаган кешеләргә корал сатып алу, саклау, үзең белән йөртү һәм куллану" тыелачак диде Хинштейн.

Канун өлгесенә ярашлы, медицина тикшерүен бары тик дәүләт һәм муниципаль сырхауханәләрендә генә узарга ярый, аңа химик-токсикологик тикшерү дә, психологик тест та керәчәк. Тикшерүне уңышлы узганнан соң, электрон белешмә ясалачак, ул сәламәтлек саклау министрлыгының махсус электрон системына кертеләчәк. Росгвардия бу реестрга кереп карый алачак диде Хинштейн. Депутат фикеренчә, бу ялган белешмәләр алу мөмкинлегенә киртә куя.

Дүшәмбе шулай ук Русия хөкүмәте балалар аланнарын террордан саклауның яңа таләпләрен кабул итте. Моннан тыш, мәктәпләрдә иминлек тәэмин итүнең чаралары да әзерләнәчәк.

11 май көнне 19 яшьлек егет Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ачты. Нәтиҗәдә 9 кеше: 7 бала һәм ике укытучы һәлак булды, 23 кеше яраланды. Һөҗүмче кулга алынды. Ул үзе дә 4 ел элек шушы гимназияне тәмамлаган Илназ Галәвиев булып чыкты. Аңа ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерү маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде һәм ул ике айга сак астына алынды.

Фаҗигадан соң ике көн узач, Русия президенты Владимир Путин Росгвардия башлыгы Виктор Золотовтан корал әйләнешен контрольдә тотуга бәйле тәкъдимнәр сорады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!