Археологлар "Коммунарка" полигонында атып үтерелгәннәрнең яңа базларын тапкан

"Коммунарка"да атып үтерелгәннәрнең фотолары

1943 дүрткел метрлы мәйданда барлыгы 130 үлем базы табылган. Анда репрессияләр чорында атылганнар күмелгән.

Мәскәүдә НКВДның "Коммунарка" махсус полигонында яңа үлем базлары ачыкланган. Бу урында 1930-40 елларда кешеләр үтерелгән. Атылганнарның исемлеге белән тәңгәләштереп, әлеге базларда кемнәр күмелгәнен белергә мөмкин булачак дигәннәр ГУЛАГ тарихы музеенда.

Полигонда эзләү эшләре 2018 елдан бирле бара. Ул елны Ордынка елгасының уң ярында дистәләнән чокыр табылган иде. Шул вакыттан бирле Ордынканың сул ярында да археологлар тагын 47 тар чокыр тапкан. Шулай итеп, 1943 дүрткел метрлы мәйданда барлыгы 130 үлем базы табылган.

Ордынканың уң ярындагы чокырлар иң соңгылары булып казылган дип фаразлый тикшерүчеләр, шуңа күрә аларда оккупацияләнгән Латвия сәясәтчеләре һәм Монголиянең хакимияте вәкилләре үтереп күмелгән булырга мөмкин.

"Коммунарка" полигоны җирләре репрессияләр чорында 1937 елдан үлем карарларын үтәү урыны булган. Аңа кадәр биредә НКВД наркомы Генрих Ягода дачасы булган, ул үзе дә кулга алынганнан соң шунда атып үтерелгән. ФСБ архив хезмәте бәяләвенчә, биредә атып үтерелгән һәм күмелгәннәр саны 14 меңгә җитәргә мөмкин.

Әлеге махсус урында гади кешеләрне дә, коммунизм хәрәкәтенең югары җитәкчеләрен дә, совет түрәләрен дә, СССРда кулга алынган чит ил хөкүмәтләре әгъзаларын да үтергәннәр һәм күмгәннәр. Монда хәзер мемориаль комплекс төзергә җыеналар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!