Киноханә: июнь аенда нәрсә карыйбыз?

Лука мультфильмыннан күренеш

Җәйге каникул җиткәч кинода балаларга карарлык фильм һәм мультфильмнар күбәя. Моннан тыш кинода күптән көтелгән берничә проект та тәкъдим ителә. Азатлыкның Киноханә шәлкеме июнь күзәтүен әзерләде.

Круэлла (Cruella)

Июнь башында Disney студиясенең гаилә белән карарлык фильмнарны чыгару гадәте бар. Быел бу рольдә "Круэлла" дип аталган фильм булачак. Ул танылган "101 далматин" фильмының төп антагонисты Круэлла де Вил тормышын тасвирлый, приквел булып тора.

1970нче елларда Лондон панк-рок мәдәнияте белән янып яши. Гаять зур сәләтләргә ия булган Эстелла исемле алдакчы мода дөньясында үсәргә тели. Аның иң якын дуслары – ике яшь карак. Дуслар бергәләп британ башкаласы урамнарында үзләренә туры килгән урын табарга омтыла. Һәм Эстелла игътибарын тәкәббер баронесса фон Һелманга юнәлтә.

Фильмда төп рольне Эмма Стоун башкарды. Режиссура өчен исә Крэйг Гиллеспи җаваплы булды.

Кемгә карарга? Диснейның барлык фильмнарын калдырмый караучыларга.

Тыныч урын: Икенче бүлек (A Quiet Place: Part II)

Танылган һәм популяр булган хоррор фильмының икенче өлеше. Ул 2020 елда ук чыгарга тиеш иде, тик мәгълүм сәбәпләр аркасында фильмны чыгару кичектерелде. Ниһаять, 2021 елның июнендә ул дөнья күрә. Фильм режиссеры булып Джон Красински калды.

Эбботт гаиләсе беренче фильмдагы куркыныч хәлләрдән соң тормыш итүен дәвам итә, ничек тә булса тыныч тормышта яшәргә, котычкыч хатирәләрдән арынырга тели. Тик бу юлы өйләрендә очраткан куркынычлардан тыш, аларны тышкы дөнья дәһшәтләре көтә.

Игътибар: куркыныч фильм трейлеры (16+)

Кемгә карарга? Куркыныч фильм җанатарларына.

"Локи" сериалы (Loki)

Пандемия керткән зур үзгәрешләрнең берсе – стриминг хезмәтләренең кинотеатрлар белән бер дәрәҗәгә менүе. Шуңа күрә хәзер күзәтүләребездә стримингта гына чыккан проектларны да тәкъдим итәбез. Июньдә иң күренекле проект – "Локи" сериалыдыр, мөгаен. Ул Disney+ платформасында 9 июньнән күрсәтелә башлый.

Сериал Marvel-ның "Үч алучылар" сериясенә нигезләнә. Вакыйгалар "Үч алучылар: Финал" фильмыннан соң бара. Скандинавия алласы Локи Тессерактны урлап качып китә. Яңа вакыт элмәген барлыкка китереп, ул үзенә Вакыт киңлекләре идарәсенең игътибарын җәлеп итә. Идарә башлыгы Мобиус Локины барысын да төзәтергә мәҗбүр итәчәк.

Локи роленә популяр Том Һиддлстон кайта. Мобиус ролен исә комедия актеры Оуэн Уилсон уйнаячак. Беренче сезон 6 сериядән торачак дип көтелә, алар июль уртасына кадәр чыгып барачак.

Кемгә карарга? Marvel галәмен яратучыларга.

Лука (Luca)

Җәйге каникул вакыты, гадәттәгечә, кинотеатрларга күп балаларны җәлеп итә. Шуңа анимация студияләренең "патшасы" булган Pixar студиясе чираттагы мультфильмын бу вакытта тәкъдим итә. Бу юлы студия Лука исемле яшүсмер маҗаралары белән таныштыра. Сүз уңаеннан, АКШта мультфильм кинотеатрлар белән беррәттән Disney+ стриминг хезмәтендә дә чыгачак.

Италия, диңгез янындагы кечкенә шәһәр, каникул вакыты. Монда вакыт мопедта йөрүләргә дә, өй токмачына да, туңдырмага да табылачак. Луканың барлык маҗаралары яңа якын дусты белән уза. Тик аның зур сере бар: Лука – гади малай түгел, ул диңгез астында яшәүче әкияти персонаж.

Кемгә карарга? Тормышны яратучыларга.

Киллер хатынының сакчысы (Hitman's Wife's Bodyguard)

2017 елда кинога "Киллер сакчысы" дигән җиңел комедия чыккан иде. Ул прокатта да шактый уңышлы булган, тамашачы да яраткан, нәтиҗәдә, аның дәвамын төшерергә булганнар. Рольләрне элеккечә Райан Рейнольдс, Сэмюэл Джексон һәм Сальма Хайек башкара.

Тормыш Майкл Брайсны шактый сыный, шуңа күрә ул сакчы хезмәтеннән баш тартырга була. Психолог аңа китап һәм матур музыка плейлисты белән тыныч курортка барырга киңәш итә. Тик монда да аңа тыныч тормыш юк, җинаять синдикаты тын гына утырмый, Майклга янә эшенә кайтырга туры килә.

Кемгә карарга? Җиңел комедия-триллер карарга теләүчеләргә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!