Страсбург мәхкәмәсе тентү вакытында үтерелгән кырымлының хатынын Русиядән сөрүне тыйды

Сохиба Борханова

Үзбәкстан кешесе аннексияләнгән Кырымда Русия куәт оешмасы хезмәткәрләре тарафынан атып үтерелгән. Туган илендә бу ханымга төрмә һәм газаплаулар янарга мөмкин.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиягә Кырымда тентү вакытында атып үтерелгән Нәби Рәхимовның хатыны Сохиба Борханованы Үзбәкстанга сөрүне тыйган. Бу турыда хокук яклаучы Дарья Тренина хәбәр иткән.

Рәхимов Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында торуда шикләнелгән. 11 майда ФСБ аның Акмәчет янындагы авылдагы өенә тентү белән килгән. Рәхимов беренче булып ут ачкан һәм җавап утыннан һәлак булган дип белдергән куәт оешмалары вәкилләре.

Ир белән хатын 1999 елга кадәр Мәскәү янында яшәгән, 2015 елда Кырымга күчеп килгәннәр. Рәхимов Үзбәкстаннан качып килеп, Русиядә сыену алган диелә. Үзбәкстанда аны илкүләм иминлеккә янауда, Конституция корылышын җимерергә маташуда, экстремист әдәбият саклау һәм таратуда гаепләгәннәр.

Аның хатыны сыену ала алмаган һәм аның Русия хакимиятләре контролендәге җирләрдә булуы канун бозу саналган.

12 майда Кырымдагы Русия мәхкәмәсе аны Үзбәкстанда сөрү турында карар чыгарган. Борханова эшен карау вакытында мәхкәмә бинасы янында берничә йөз кеше җыелган, алар бу ханымны илдән сөрмәүне таләп иткән.

Борханованың адвокаты аны илдән җибәрү турында карарны шикаять итеп, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Борханова адвокатлары аңа Үзбәкстанда куркыныч яный дип белдерә, ул газаплауларга дучар ителергә мөмкин, ди. Страсбург мәхкәмәсе аның тормышына куркыныч янавы турында дәлилләр белән килешкән. Мәхкәмәдә шикаяте каралу тәмамланганчыга кадәр аны илдән сөрү тыела.

"Хизб ут-Тәхрир" – ислам нигезендәге халыкара фирка. Дөньяның күп илләрендә ул кануни эшли, ләкин Үзбәкстанда һәм Русиядә тыелган һәм террорчылык оешмасы дип танылган. Кырымны аннексияләгәннән соң әлеге хәрәкәттә торучыларның күбесе Русия хакимияте тарафыннан кулга алуларга һәм төрмәләргә дучар ителә. Украинада бу оешма тыелмаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!