Шекә авылы халкы башлангыч мәктәпне ябуга ризасызлык белдерә
Your browser doesn’t support HTML5
Арча районы Шекә авылы халкы башлангыч мәктәпне ябуга каршы чыгып җыелыш уздырды. Биредә мәктәп проблемы да күтәрелде, соңгы елларда оптимизацияләнгән һәм спортзалга куып кертелгән мәдәният йорты, өч елга бер уздырылучы Сабантуй бәйрәме хакында да фикер алыштылар.