Якутия татар эшмәкәрләре Татарстанда бюрократиягә зарланды. Әлеге мәсьәләне бүген эшмәкәр Фларит Хафизов дөнья татар конгрессында якут вәкилләре һәм Якутиядә яшәүче татарлар белән очрашу вакытында күтәрде узды. Хәзерге вакытта Татарстанда Якутия көннәре дәвам итә.
"Без монда килгәндә президент белән күрешергә теләдек. Үзебез генә хәл итә алмаган мәсьәләләр була. Бөгелергә туры килә, Якутиядә безнең миссия шундый. Татарстанга махсус килдек, ләкин ниндидер сәбәп белән безне каршы алмадылар. Без үзебез Татарстан икътисады үсешенә дә өлеш кертәбез. Чөнки мондагы әйберләрне сатып алып, Ерак Көнчыгышта сатабыз. Хәзер башка төр продукция белән эшләргә телибез. Ләкин сезнең монда зур бюрократия икән. Инде өченче көн очы-кырыена чыга алмыйбыз. Без президент белән күрешсәк, Якутия һәм Татарстан файдасына нәрсә сатып алырга мөмкин булуы турында сөйләшә алыр идек. Безнең артта баш татар, ягъни Миңнеханов торуын белсәк, безгә эшләргә җиңелрәк булыр иде. Безне ишетсеннәр иде. Бизнес – ул сугыш кебек, җиңмәсәң бөлгенлеккә төшәсең. Без Татарстаннан берни сорамыйбыз, ә ярдәм итәргә телибез", диде Хафизов.
Якутия эшмәкәре сүзләренчә, Татарстанда ул химия өлкәсендә бизнес проект эшләгән.
БУ ТЕМАГА: "Якутның милли үзаңы татарныкыннан көчлерәк"7-11 июнь көннәрендә Татарстанда Якутия көннәре бара. Бәйрәм чаралары белән беррәттән Татарстан белән Саха (Якутия) республикасы арасында 2021-2023 елларга хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Шартнамәгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Саха башлыгы Айсен Николаев кул куйды. Килешү икътисад, мәдәният һәм социаль өлкәне үз эченә ала. Соңгы елларда Татарстан белән Якутия арасында сәүдә әйләнеше 4 млрд сумны тәшкил иткән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!