Татарстанда чит илдән кайткач коронавирус тесты бирмәүчеләргә барлыгы 3 млн сум штраф салынган

572 кешегә санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү турында административ беркетмәләр төзелгән.

Татарстанда узган елның 1 августыннан соң чит илдән кайтып, коронавирус тесты бирмәгән 572 кешегә беркетмә тутырылган. 395 очрак мәхкәмәдә каралган, алар нигезендә барлыгы 2,9 миллион сум күләмендә штрафлар сугылган. Бу саннарны Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге китергән.

Соңгы айда гына да 400 мең сумлык штрафлар салынган.

Узган елның августыннан Татарстанга чит илләрдән барлыгы 130 572 кеше кайткан диелә. Кагыйдәләргә ярашлы, илгә кайткач өч көн эчендә алар коронавируска тест ясатып, аның нәтиҗәсен дәүләт хезмәтләре порталына кертергә тиеш. Анализ нәтиҗәсе билгеле булганчы өйдә калу таләп ителә. Тагын ике көннән кабат тест ясатырга, анысын да дәүләт хезмәтләре порталына урнаштырырга тиешле.
"Халыкның санитар-эпидемологик иминлеге өлкәсендә канун бозу" өчен 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр административ штраф каралган.

Узган елның апрелендә Татарстанда изоляция тәртибен бозучыларга 600гә якын беркетмә тутырылган иде. Шуларның өчтән берендә административ хокук бозулар кодексының 6.3 маддәсе нигезендә 7,5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф карары чыгарылды.

Ноябрьдә Роспотребнадзор битлекләр һәм тән температурасын үлчәгечләре булмаган өчен мохтаҗларга ярдәм итүче оешмага 15 мең сум штраф салган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!