Русия дипломатларын чыгарып җибәргәч чех интернетында трольләр нык кимегән

Прадагы Русия илчелеге

Русияне яклап интернетта ялган тарату эшен илчелектән җитәкләгән булырга мөмкиннәр диелә.

Бу елның апрелендә Чехиядән Русия илчелегенең 18 хезмәткәре чыгарып җибәрелгәннән соң беренче көннәрдә үк интернетның чех өлешендә Русияне яклап язучы "трольләр" тулысынча диярлек юкка чыккан. Чехия ул хезмәткәрләрне шпионлыкта гаепләгән иде.

Бу турыда Чехия махсус хезмәтләрендәге чыганакларга таянып Seznam Zpravy яза. "Русия трольләренең" кисәк кимүен интернетта ялган таратуга каршы көрәшүче бәйсез оешмалар да раслый.

Чехия хакимиятләре 2014 елның көзендә илдәге хәрби аммуниция саклагычларында булган шартлауларның Русия агентлары белән бәйлелеген белдергәч 17 апрельдә Русия илчелеге хезмәткәрләренең чыгарып җибәрелүе игълан ителде.

Seznam Zpravy язуынча, белгечләр "трольләр" Русия илчелеге хезмәткәрләре җитәкчелегендә эшләгән булырга мөмкин дип саный. Чехиянең чит ил күзләү хезмәтләренә каршы көрәш идарәсе вәкиле хәзер бу версиянең тикшерелүен әйткән.

Прагадагы Русия илчелеге үз хезмәткәрләренең интернетта дезинформация белән беркайчан да шөгыльләнмәгәнлеген һәм шөгыльләнмәвен белдергән. "Русия дипломатиясендә андый традицияләр юк" дигәннәр илчелектә.

Русия белән Чехия бер-беренең дипломатларын һәм илчелек хезмәткәрләрен чыгарулардан соң һәр илдәге хезмәткәрләр санын тигезләргә килеште. Нәтиҗәдә май ахырына Русия илчелегенең барлыгы 100дән артык хезмәткәре һәм аларның гаилә әгъзалары Прагадан китәргә мәҗбүр булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!