Быелгы Дума сайлаулары моңарчы күрелмәгән суммага уздырыла

Архив фотосы

Сайлаулар оештыру һәм уздыру 21,4 миллиард сумга төшәчәк. Татарстанга 306 млн сум бүленә.

Татарстан Русия үзәк сайлау комиссиясеннән сентябрьдә Русия думасы сайлаулары уздыру өчен 306 млн сум алачак. Бу турыда Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Олег Сквордяков Татарстан дәүләт шурасы комитеты утырышында әйткән. Акча киләсе атнада килер дип көтелә.

Быелгы дума сайлауларына илнең бюджетыннан барлыгы 21,4 миллиард сум биреләчәк. Русия үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев сүзләренчә, комиссиянең моңа кадәр андый зур акчалар алганы булмаган.

Русия думасына сайлаулар 19 сентябрьгә билгеләнгән. Тавыш бирү өч көн – 17, 18 һәм 19 сентябьрдә барачак. Бердәм тавыш бирү көнендә Русиянең тугыз субъектында төбәк җитәкчеләре, 39 төбәктә җирле парламентлар сайланачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!